16+

Барысында да Россияне гаеплиләр

Кичә Евросоюз Россиягә карата тыюларының киңәйтелгән яңа исемлеген әзерләде. Брюссельдәге җыелыш вакытында ЕС составына кергән 28 илнең вәкилләре Россиянең тагын 15 түрәсенә санкцияләр кертү турында килешкән. Моннан ары Сергей Неверов, Людмила Швецова, Дмитрий Козак һәм башкаларга Европага аяк басу тыела.

Шул ук көнне АКШ белән Канада да яңа санкцияләре турында белдерде. Яңа исемлек Президент Путин белән тыгыз элемтәдә булган 22 түрәнең исемнәре белән тулыландырылган. Дүшәмбе Япония дә 23 Россия гражданына карата үз тыюларын кертте, тик әлегә аларның исемнәре мәгълүм түгел.
Евросоюз, АКШ һәм Киев хакимияте хәзер Украинаның барлык бәлаләрендә Россияне генә гаепле итеп күрсәтергә тырыша. Украина прокуратурасы Януковичның илдән 32 миллиард доллар акча урлаганын ачыклаган, хәзер ул Россияне җинаятьчене яшереп ятуда гаепли. Дүшәмбе көнне Харьков мэры Геннадий Кернеска ясалган һөҗүмнең сәбәпләре әле билгеле түгел. Әмма ул ситуациядә дә төп версия җинаятькә Россиянең катнашы булуын алга сөрә. Кернесның хәленә килгәндә, ул, ясалма комага кертелеп, Израиль хастаханәсенә озатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading