16+

Марат Әхмәтов үзенең хыялын белдерде

Милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара.

Марат Әхмәтов үзенең хыялын белдерде

Милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара.

Туган тел көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов комиссия адында торган бурычлар турында әйтте.

– Комиссия эшли башлаган көннән алып хәйран еллар үткән булса да, боз кузгалды дип әйтә алмыйм. Зур нәтиҗәләр турында сөйләшергә иртәрәк.  Милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара. Ул бушлыкны сезнең белән берлектә бергәләп тутырырга тырышырбыз, йөзләгән проектларны гамәлгә куябыз, – диде ул.

Марат Әхмәтов үзләренә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә милләттәшләребезгә кирәк күләмдә туган телебездә басма матбугат материаллары булуны максаты итеп куюларын ассызыклады. Газета-журналларга язылу, бакчаларга, мәктәпләргә кирәкле дәреслекләр әзерләү мәсьәләсе дә, укыту посбиеләре буенча да хәйран нәтиҗәле эшләр башкарылган. 

– Ул процесс дәвам итә. Бу эшне соңгы вакытта башка милләтләр буенча да эшне көчәйттек. Кызганыч, ул республикаларның үзләрендә сатып кына алырга кирәкле материаллар юк. Аларда бөтенләй бушлык. Үз телендә бер генә китап чыкмаган республикалар да бар. Безнең исә ресурслар да, иҗади потенциал да бар. Эш күп, һәрбер оешма белән дистәләгән проектлар бар, алар эшлиләр, – диде ул.

Казанда бик нәтиҗәле эшли торган 2 нче татар гимназиясе атап, Казанның тагын бер-ике районында шундый чиста татар мәктәпләре булсын иде дигән теләген дә җиткерде. 

– Анда әти-әниләр балаларын хәтта Лаеш, Биектау, Яшел Үзәннән китерәләр. Бик зур рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, сезнең ярдәм белән яңа өстәмә бина төзелә, яңадан 500 баланы өстәп китерә алабыз. Казанның Совет, Идел буе һәм башка районнарыннан китерәләр икән, димәк, әти-әниләрдә балаларына туган телдә белем бирү ихтыяҗы бар дигән сүз. Хыялым – әти-әниләр балалары белән юлда икешәр сәгать йөрмәсен өчен, Казанның тагын бер-ике районында территриаль яктан бәйле булмаган чиста татар мәктәпләре булсын иде. Казан үзәгендә яши бик матур нәтиҗәле эшли торган балалар бакчасы да кирәк. Киләчәккә алмашны шулар белән әзерлисе, – диде Марат Әхмәтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading