16+

Бер СМСтан башланган мәхәббәт

Хәзерге яшьләр интернет аша таныша, ә Зөһрә белән Илнар Маннановларның мәхәббәте һәм бәхете бер СМСтан башлана. Ул вакытта Илнар Казан авиация техникумында белем ала, Зөһрә исә Казан милли техник-тикшеренү институты студенты. Техник һөнәрләргә өстенлек биргән Аксубай кызы белән Кукмара егетенең йөрәге бер булып тибә башлый. Хәзер алар ишле гаилә исәпләнә:...

Бер СМСтан башланган мәхәббәт

Хәзерге яшьләр интернет аша таныша, ә Зөһрә белән Илнар Маннановларның мәхәббәте һәм бәхете бер СМСтан башлана. Ул вакытта Илнар Казан авиация техникумында белем ала, Зөһрә исә Казан милли техник-тикшеренү институты студенты. Техник һөнәрләргә өстенлек биргән Аксубай кызы белән Кукмара егетенең йөрәге бер булып тибә башлый. Хәзер алар ишле гаилә исәпләнә:...

- Әле мәктәпкә бирәсе килмәгән иде. Ул кыш көне туды, шуңа күрә тагын бер ел балалар бакчасына да йөри ала иде. Үзе: «Барам!» - дип кырт кисте. Укый да, яза да, саннарны да аера белә. Укытучылары да: «Мәктәпкә әзер», - ди. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе вакытында безгә дә өлеш чыкты, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган матур букча бүләк иттеләр, - ди әнисе.

Камил бик тыныч, энесе Аяз белән сеңлесе Мәликәгә үрнәк абый. Шахмат түгәрәгенә йөри, конструктор җыярга, төрле биремнәр чишәргә ярата. Аяз - спортчы. Бер урында озак тик тора алмый.

- Рәсем сәләте дә бар үзендә, әнә обойларга рәсемнәр ясап йөри, - дип елмая Зөһрә.

Әле кечкенә булуына карамастан, Мәликә ике абыйсын да үз кубызына биетергә өйрәнгән. Сеңелләренең бер авыз турсайтуы җитә, Камил белән Аяз шунда ук аңа кәнфит ташый башлый.

- Башта өч кечкенә бала белән авыр иде, хәзер ияләштек инде. Яшь аермалары - икешәр ел. Беренче бала белән читенрәк иде, икенчесе, өченчесе үсеп җиткәнен сизми дә калдым. Бергә уйнап үскәч, аларга да күңелле. Балалар бакчасына да бик тиз ияләштеләр. Башта бит баланы бакчада берничә сәгатькә генә калдыралар. Аяз беренче көннән үк: «Кайтмыйм, абый белән уйныйм», - дип калды. Яшь аермасы зур булмау ата-аналарга да, бала өчен дә җайлы, - ди Зөһрә.

Яшь гаилә әлегә завод тулай торагында яши. Өченче бала өчен җиргә чират торалар.

- Ярый әле заводта яшьләрнең эшен югары бәялиләр. Читтә фатир арендалап торсаң, кыйммәткә чыга. Югары белем алырга да завод ярдәм итте. Техникумны тәмамлау белән, эшкә урнаштым. Завод университетка укырга кертте. Иртән - эшкә, кич - укуга, укудан соң Зөһрә янына «свидание»гә йөгерә идем, - ди Илнар.

Хәзер яшь белгеч 22нче заводның 43нче цехында участок мастеры булып эшли. Самолет детальләрен ясый торган станокларны ремонтлый.

Зөһрә әлегә декрет ялында, Мәликә бакчага йөри башлагач, ул да заводка эшкә керергә исәпли. Иң тотрыклы хезмәт хакы, тотрыклы киләчәк - заводта, ди алар.

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading