16+

Ботарланган чыршылар

М7 - «Волга» федераль автотрассасының Казан-Чаллы аралыгында янәшә юл төзелеше бара.

Ботарланган чыршылар

М7 - «Волга» федераль автотрассасының Казан-Чаллы аралыгында янәшә юл төзелеше бара.

Бүгенге бер юнәлешле генә юл транспорт ташкынын сыйдыра һәм авырлык басымына түзә алмый башлаган иде инде. Хәрәкәт тыгызлыгы әледән-әле аварияләр дә китереп чыгарды. Янәшә юл төзелү сөенечле хәл, әлбәттә. Ләкин юл төзүчеләр ышыклагыч ызандагы (полосадагы) 1-2 метр озынлыгындагы яшь чыршыларны кисеп ташлаганнар. Юл буенча 5-6 урынга өеп куелган агачлар җанны әрнетеп калалар. Сүз дә юк, яңа юл бик кирәк, тик чыршыларны шәһәргә яки берәр чокырга күчереп утыртып була иде ләбаса! Юл төзелеше яшел полоса буенча салына, димәк, агачлар тагын киселәчәк. Чыршыларны гына булса да сакларга тырышсак иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading