16+

Чемоданыңда нәрсә яшерәсең?

Чит илгә чыккан кешеләр үзләре белән күп күләмдә спиртлы эчемлекләр, тәмәке алып кайта. Ә аларның рөхсәт ителгән билгеле бер күләме бар. Мәрҗәнгә һәм салкын коралга кызыгып, аларын да яшереп кенә алып кайталар. Таможня хезмәткәрләре исә йокламый, закон бозучыларны шунда ук ачыклый.

Татарстан таможнясы башлыгы Марат Гәрәев сүзләренчә, контрафакт товарлар да күп. Алар арасында ул лего уенчыгын аерып әйтте. Орлыкларның да ялганнары очрый. Быелның тугыз аена көчле тәэсир итә торган матдәләр алып кайтучыларга карата биш җинаять эше ачылган. Аларны күбесенчә Белорусия һәм Кытайдан кайта икән. 

– Туристлар валютаны декларацияләргә кирәклеген дә белеп бетерми. Россия чиген узганда декларациясез генә 10 мең долларны алып чыгарга була. Спиртлы эчемлекләргә килгәндә, аларын өч литрдан арттырмаска. Сыра да шулар исәбенә керә. Биш литр алып кайтсаң, калган икесенә декларация тутырып, пошлина түлисе була. Тәмәкене рөхсәтителгән күләмнән күбрәк алып кайту очраклары көн дә диярлек теркәлә, – дип кисәтә Марат Гәрәев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading