16+

Фонтаннар матур, әмма хәвефле

Казанда фонтаннар эшләтеп җибәрелгән иде инде. Ләкин...

Фонтаннар матур, әмма хәвефле

Казанда фонтаннар эшләтеп җибәрелгән иде инде. Ләкин...

Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә башкала мэры Илсур Метшин: «Чаллыда 5 майда олы фаҗига булды. Ике малайны фонтанда электр тогы сукты», - диде. Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев аңлатмаларына караганда, Чаллыдагы фаҗигадән соң, Казандагы фонтаннарга да кабаттан тикшерү үткәрелгән. Петербург урамындагы, Г.Камал театры каршындагы һәм Меңьеллык мәйданындагы фонтаннар туктатылган. Алардагы электр җиһазлары өстәмә рәвештә төзекләндерелә. Эшләр тәмамлангач, фонтаннар янә су хәрәкәтенә тоташтырылачак.
Фонтаннар матур, әмма хәвефле. Әлеге корылмаларда суга керү, кулларны тыгу катгый рәвештә тыела. Кечкенә балаларның фонтанда уйнауларына рөхсәт бирмәскә кирәк. Мэр Илсур Метшин: «Без мәсьәләгә берәр фаҗига чыккач кына ябышабыз. Тиздән җәйге каникуллар башлана. Судамы ул, урмандамы - кайда гына булмасын, балаларның иминлеге тәэмин ителсен. Хәвефле урыннарда алдан ук иминлек чаралары күрелсен», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading