16+

Хәбәрсез югалган солдатларның намусын кем яклар?

Хәбәрсез югалган солдатларның намусын кем яклар?

Безнең дәү әтиебез сугышта хәбәрсез югалган. Моңа кадәр аның баласы, әниебез, бернинди дә ташламадан файдаланмады. Күптән түгел генә Татарстанда хәбәрсез югалган хәрбиләрне һәлак булучылар дип тану максатыннан, реестр төзи башлаганнар дип ишеткән идек. Әлеге мәсьәлә белән безгә кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Гөлинә Хәбибуллина, Арча.

Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы мөдире Михаил Черепанов аңлатуынча, сезгә гариза белән бергә анкета тутырырга кирәк булачак. Аны Казан шәһәре, Патриса Лумумба урамының 4нче йорты, 215нче кабинетына юлларга мөмкин. Шулай ук kazweteran@mail.ru адресына яки (843) 272-64-42 факсы буенча да җибәрергә була. Тагын да ныграк кызыксындырган сорауларыгызны 273-15-41 телефонына шалтыратып белә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading