16+

Җиңү паркы бәйрәмгә әзерләнә

Тагын ике елдан без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп узачакбыз. Зур тантанага әзерлек эшләре бүгеннән үк башланды. Эшлисе эшләр байтак. Мисалга, 1995 елда барлыкка китерелгән Җиңү паркын гына яңарту өчен дә шактый вакыт китәчәк. ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә әнә шул мәсьәлә күтәрелде.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казанның Җиңү паркы аерым игътибарга мохтаҗ. Ел саен башкарыла торган агымдагы төзекләндерү эшләре генә җитми биредә. 20 ел элек ясалган стела да җимерелә башлаган, ачык һавада торучы хәрби техника да төзекләндерүне сорый. «Без Җиңү паркын да, калган мемориаль комплексларны да тәртипкә китерергә тиеш. Бөтен республика буенча инвентарьлаштыру үткәреп, нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белергә кирәк. Бу эшкә бизнесны, предприятиеләребезне дә актив җәлеп итү, шулай ук Җиңү бәйрәменең 70 еллыгын бәйрәм итүнең максатчан фондын булдыру зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.
PS. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төп тантана «Kazan-Arena» стадионы каршында үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading