16+

Календарьда Ветеран көне булырмы?

1965 елның 10 октябрендә Сугыш ветераннары советы комитеты президиумы Казан шәһәрендә җирле бүлекчә оештыру турында карар кабул итә. Бүген генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлдашев җитәкләгән «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» 39 шәһәр һәм район иҗтимагый оешмаларын, шул ук вакытта 13 ветераннар оешмасын - җәмгысы 42357 ветеранны берләштерә. «Казан» милли мәдәният үзәгендә...

Календарьда Ветеран көне булырмы?

1965 елның 10 октябрендә Сугыш ветераннары советы комитеты президиумы Казан шәһәрендә җирле бүлекчә оештыру турында карар кабул итә. Бүген генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлдашев җитәкләгән «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» 39 шәһәр һәм район иҗтимагый оешмаларын, шул ук вакытта 13 ветераннар оешмасын - җәмгысы 42357 ветеранны берләштерә. «Казан» милли мәдәният үзәгендә...

1965 елның 10 октябрендә Сугыш ветераннары советы комитеты президиумы Казан шәһәрендә җирле бүлекчә оештыру турында карар кабул итә. Бүген генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлдашев җитәкләгән «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» 39 шәһәр һәм район иҗтимагый оешмаларын, шул ук вакытта 13 ветераннар оешмасын - җәмгысы 42357 ветеранны берләштерә.
«Казан» милли мәдәният үзәгендә узган тантаналы җыелышта «Татарстан ветераннар (инвалидлар) берлеге» иҗтимагый оешмасы үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп узды. Тантанада Татарстан Ветераннар (инвалидлар) оешмасының комитет әгъзалары һәм республиканың шәһәр һәм районнарында эшләп килүче ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты. Ветераннарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урын­басары Васил Шәйхразиев, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль як­лау министры Эльмира Зарипова котлады.
«Татарстан ветераннар (инвалидлар) берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлдашев оешманың тарихына һәм бүгенге эшчәнлегенә тукталды. Докладчының чыгышы экранда күрсәтелгән фотоархив материаллары белән ныгытыла барды. Нинди генә башлангыч булмасын - үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән проектлармы ул йә булмаса ветераннар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдәге үтенечме (Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашларга һәйкәлләр кую, ветераннарның яшәү шартларын яхшырту, фатир һәм йортларын ремонтлау, торак белән тәэмин итү, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарын соңгы юлга озату һәм башкалар) - боларның һәммәсенең дәүләт һәм башкарма хакимият органнары ярдәменә таянып башкарылуын билгеләп узды Әхәт Юлдашев һәм һәрвакыт ярдәм, яклау тапканнары өчен, рәхмәтләрен җиткерде.
- Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында Җиңүдә безнең илебезнең, Кызыл Армия солдатларының, офицерларының тоткан урынын, ролен бетерер­гә тырышучылар арта. Шуңа күрә дә сезнең буын кешеләренең миссиясе - Бөек Ватан сугышында катнашучы авызыннан дөресен сөйләп калдыру. Сугыш вакытында 700 мең татарстанлы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Бу - бүгенге республика халкының өчтән бере. Шуларның һәр икенчесе әйләнеп кайтмады - 350 меңе башларын яу кырында салды, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмиятен янә бер кат ассызыклады һәм ветераннарга, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен, республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләрен җиткерде һәм, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрикләп, оешма активистларына бүләкләр тапшырды.
Бер үк вакытта парламент җитәкчесе күптән түгел Татарстандагы эзләнү төркемнәрен кабул итүен әйтеп үтте. «Аларны монда чакырасыгыз калган. Бик рәхәтләнеп килгән булырлар иде. Әлеге төркемнәргә язылучылар, җәйге каникул вакытларында илебездә сугышчан хәрәкәтләр булган урыннарга барып, һәлак булган билгесез солдатларны эзлиләр. Алар - патриотлар. Кайвакыт яшь гомерләрен куркыныч астына куеп, шартламый калган бомбаларны да табалар, медальләр, медальоннарга юлыгып, сугышчыларны ачыклыйлар, сөякләрен күмәләр...»
- Мин бик бәхетле кеше, монда утырган ветераннар да иң бәхетлеләр. Чөнки без Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү тантанасын күрәбез. Без бүген тыныч, матур Татарстанда яшәр өчен барысын да эшләдек, - дип белдерде Мәскәүдә Җиңү парадында катнашачак Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов.
Тантанада катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев исә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган социаль проектларга тукталды. Ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту уңаеннан, республикада соңгы елларда 18 мең ветеранның торак белән тәэмин ителүе, быелгысы елда да 200ләп фатир биреләчәген, ветераннарны торак белән тәэмин итү киләсе елга да дәвам итәчәген җиткерде. Капиталь ремонт ясауны сорап, быел 900дән артык ветераннан гариза кабул ителгән булган, шуларның 600енең гозере инде үтәлгән. Тантанада Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы үрнәгендә Россиядә Ветераннар көне игълан итү турында тәкъдим белән чыктылар.
Фотода: Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка бүләк тапшыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading