16+

Кая ашыгасы бар соң...

Ир-ат белән хатын-кыз бик аерылып тора шул инде. Хатын-кызга кечкенә генә сәбәпне дә зурайтып борчылырга, каядыр ут капкандай ашыгырга куш. Ир-атлар исә башкарак...

Кая ашыгасы бар соң...

Ир-ат белән хатын-кыз бик аерылып тора шул инде. Хатын-кызга кечкенә генә сәбәпне дә зурайтып борчылырга, каядыр ут капкандай ашыгырга куш. Ир-атлар исә башкарак...

Күршеләренең өе яна башлагач, ут безгә дә күчә калса, дип, берәүнең хатыны өйдәге бар булган җиһазларны урамга ташып бетергән, ди. Бу вакытта ире әле чалбарының бер балагын гына киеп маташа, имеш... Мәзәк итеп сөйләнгән нәрсә булса да, биредә дөреслек тә юк түгел. Мәскәү базары янында еш кына бер әби белән бабай очрый миңа. Кагыйдә буларак, әби гел ашыга, картына нәрсәдер аңлата-аңлата кызу-кызу атлый. Бабай исә сабыр. Аларга беренче кат игътибар итүем дә аның: «Көн безнеке ич. Ашыкмыйк әле», - дигән сүзләрен ишеткәч булды. Үзем дә ашыга-ашыга каядыр чаба идем. «Эх, миңа да шулай иркенләп йөрергә иде», дип кызыгып та куйдым әле мин аларга. Күптән түгел тагын очрадылар. Гадәттәгечә, җитәкләшкәннәр, сөйләшеп киләләр. Әби тагын ашыга - иң бозлавык сукмакны сайлап, базарның үзенә кирәкле төшенә кистереп кенә чыкмакчы. Тик бабай гына коткыга бирелмәде. «Кая ашыгасы бар соң безнең? Әнә тегеннән урап барсак әйбәтрәк», - дип, гомер иткән карчыгын фикереннән кире кайтарды. Куркынычсызлыкны беренче урынга куйганлыктан: «Таеп егыла күрмә», - дип, әбине кисәтергә дә онытмый үзе.
Безнең инде беренче карашка өйдә генә утырырга тиешле булган өлкәннәребезгә дә ашыгу хас шул, нишләтәсең. Урамда игътибар итеп барам: бераз алгарак бөкерәеп алган әбиләребез каядыр чабалар, кайберләре юлны да, яшел утны көтеп тормастан, йөгереп чыгарга күп сорап тормый. Бер уйласаң, эшкә соңга калалармы инде?!
Каядыр ашыгып йөгергәндә, хәзер теге бабай һәм аның: «Кая ашыгасы бар соң?!» - дигән сүзләре искә төшә. Күп кенә һәлакәтләрнең, фаҗигаләрнең шул ашыгу нәтиҗәсе булганлыгы да мәгълүм югыйсә. «Ашыккан җитмәс, боерган җитәр» дигән гыйбарәнең әдәби вариантын да, кәгазьгә язып, картина урынына стенага элеп куярлык. Тик... Баланы бакчадан аласы бар, аңа кадәр тиз генә кибеттән ипи алып чыгарга кирәк. Әле даруханәгә керергә онытыла язган... Ашыкмый гына да булмый шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading