16+

Кайда син, хәзрәт?

Рамил хәзрәт Юныс белән ахыргы тапкыр Вәлиулла хәзрәтне соңгы юлга озатырга баргач күрештем. Бик борчулы, тирән уйга баткан иде ул. Хәер, ул көннәрдә барыбыз да шундый халәттә идек. Ә 22 июль көнне матбугатта аның «Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы эшеннән гариза язып китүе һәм Лондонга инглиз теле укырга юнәлүе хакында мәгълүмат таралды.

Кайда син, хәзрәт?

Рамил хәзрәт Юныс белән ахыргы тапкыр Вәлиулла хәзрәтне соңгы юлга озатырга баргач күрештем. Бик борчулы, тирән уйга баткан иде ул. Хәер, ул көннәрдә барыбыз да шундый халәттә идек. Ә 22 июль көнне матбугатта аның «Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы эшеннән гариза язып китүе һәм Лондонга инглиз теле укырга юнәлүе хакында мәгълүмат таралды.

Аның бу гамәлен «качып китү» буларак бәяләүчеләр дә булгалады.
Ул киткәч озак та үтмәде, Вахитов районы прокуратурасы Авыл хуҗалыгы академиясендә тикшерү уздырды. Ревизия нәтиҗәсе хәзрәтебезнең әлеге уку йортын тәмамламаган булуын ачыклады. Матбугатта исә, «хәзрәт ялган диплом белән эшкә урнашкан» ише сүзләр таралды. «Үзе юкның күзе юк», - дигәндәй, аның эшеннән көнләшеп караучылар янә бер әче телләрен күрсәтте. Хәер, аның тырнак астыннан кер эзләү инде күптәннән бара иде кебек. Шуңа да карамастан, апрель вакыйгалары хәзрәтебезгә булган халык мәхәббәтен ачык чагылдырды.
Ә соңгы арада шәһәрдә «Рамил Юныс Түбән Камадагы һәм Казандагы мал-мөлкәтләрен сатарга кайткан, бөтенләйгә чит илгә китәргә җыена», - дигән имеш-мимешләр йөри. Таныш-белешләрем Рамил хәзрәтне юксына, аның белән кызыксына. Редакциягә шалтыратып та аның турында сораштыручылар шактый. Бу көннәрдә, очраклы рәвештә генә, хәзрәтнең кызы Алсу белән күрешеп сөйләштем. Каникулларын Казанда үткәреп, Төркиягә укырга китеп барышы иде аның. «Әти исән-сау. Тик кайдалыгын әйтмим, бу - сер», - диде Алсу Юнысова.
Рамил хәзрәт хакында йөрүче имеш-мимешләрне тарату өчен, аның хезмәттәш дусты, «Казан Нуры» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән дә элемтәгә чыктым. «Үземнең дә аны борчыганым юк. Хәзрәт әлегә ял итә. Киләчәкне Аллаһ күрсәтер. Бу хакта башка мәгълүмат бирә алмыйм», - диде ул.
ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең (ТРМДН) аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин исә, Рамил Юныс элеккечә «Кол Шәриф» имамы булып кала бирә, дип җиткерә. «Соңгы арада аны бу вазифадан азат итү мәсьәләсе күтәрелгәне юк. Рамил Юнысның кайда булуы, нишләп йөрүе, анысы безгә мәгълүм түгел», - ди Ришат Хәмидуллин.
«Казан Кремле» музей тыюлыгы җитәкчесенең урынбасары булып, ягъни Рамил Юнысның элеккеге эш урынында хәзер Илшат Гатин эшли. «Кол Шәриф» мәчете исә ремонтка ябылган һәм мәхәллә буларак эшләвеннән әлегә туктаган. Шуңа күрә, әлегә анда имамның кирәге юк. Аның киләчәктә ничек итеп эшчәнлеген дәвам итәчәген ТРМДН белән берлектә ТР Президент аппараты каршындагы динара оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе бергәләп хәл итәчәк.
Менә шулай. Муллаларыбыз элек тә идеологияләр үзгәреп, дини мәнфәгатьләр кысыла башлагач, мөһаҗирлеккә киткәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәт кылган. «Кол Шәриф» мәчетенең халык белән шыплап тулган, барыбызның да Рамил хәзрәтнең вәгазен тыңларга җыелган вакытлар сагындыра. Апрель вакыйгалары халыкның аңардан аерылырга теләмәвен күрсәткән иде бит юкса! Ул үз мәхәлләсен, шәкертләрен ташлап китәрме? Әллә ташу тәмамланганнан соң елга ярлары үз халәтенә кайткан сыман, бу буталчык вазгыять тынычланыр да, хәзрәтебезне кире үз арабызда күрергә насыйп булырмы? Түбән Камага озатылгач, нәтиҗәле хезмәт куеп, Казанга горурлык белән янә аяк баскан иде ул. Бу юлы да «Кайтыр әле!» - дип өметләнәсе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading