16+

Казан Гулливерына һәм Харовое күленә берәр миллион сум бирделәр

Газетабызның алдагы саннарында республика районнары һәм шәһәрләре арасында уздырылган социаль проектлар бәйгесе уздырылуы, нәтиҗәләре билгеле булуы турында язган идек инде. Татарстанның Министрлар Кабинетында җиңүчеләргә грант алу өчен сертификатлар тапшырылды.

Казан Гулливерына һәм Харовое күленә берәр миллион сум бирделәр

Газетабызның алдагы саннарында республика районнары һәм шәһәрләре арасында уздырылган социаль проектлар бәйгесе уздырылуы, нәтиҗәләре билгеле булуы турында язган идек инде. Татарстанның Министрлар Кабинетында җиңүчеләргә грант алу өчен сертификатлар тапшырылды.

«Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән уздырыла торган бәйгенең быел инде икенче тапкыр уздырылуы. 2011 елда үткәрелгән шундый ук бәйгедә республиканың 45 районыннан 134 проект тәкъдим ителгән, шулардан 15 социаль проект җиңү яулаган булган. Грантның гомуми күләме исә 30 миллион сумны тәшкил иткән. Быел җиңүчеләр саны - 10, лауреатлар - 43. Грант фонды 35 миллионга җиткерелгән. Җиңүчеләрнең барысына да берәр миллион сум, лауреатларга 580 мең сум күләмендәге грант өчен сертификат тапшырылды.
- «Бердәм Россия» идеясен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хуплады. Бу Президентның безгә ныклы ышанычы турында сөйли һәм без аны һичшиксез акларга тиешбез, - диде грантлар тапшырган Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова. - Муниципалитетларга чын күңелдән олы рәхмәтемне җиткерәсем килә - башта үз-үзләренә ышанып бетмәсәләр дә, тора-бара ышаныч уянды - җиң сызганып эшкә тотындылар. Бүген җиңүче исемен яулаган, лауреат булуга ирешкән шәһәр һәм район вәкилләренең шатлыклы йөзләрен күрү бик рәхәт. Әлеге проект безнең өчен олы мәктәп булды. Инде без алга таба ничек эшлисен яхшы беләбез. Проектларның барысын да җиренә җиткереп төгәллисе калды.
Проектларга килгәндә, аларның һәрберсе - кабатланмас. Юлларны төзекләндерү, балалар мәйданчыклары төзү, ташландык парк һәм скверларны торгызу, мемориаль комплексларны реконструкцияләү, торак йортлар янындагы территорияләрне тәртипкә китерү - әле болар җиңү яулаган проектларның кайберләре генә. Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин әйтүенчә, грант яулаган проектларның барысы да 1 октябрьгә кадәр тормышка ашырылып бетәргә тиеш.
- Проектларны финанслау болай хәл ителә - аларны тормышка ашыру өчен таләп ителгән акчаның 60 проценты - грант, ә 40 проценты җәлеп ителгән инвестицияләр һәм муниципалитетларның үз акчалары хисабына башкарылырга тиеш, - дип аңлатты Алексей Песошин.
Казан шәһәреннән грант яулаучы ун проект исемлегендә ике район - Совет һәм Киров районнары инициатив төркемнәре - берәр миллион сум күләмендә грантка ия булды.


Совет районының Азино-1 торак милекчеләре ширкәте рәисе урынбасары, «Гулливер» скверы проектын тормышка ашыруда катнашучыларның берсе
Ләйсән Мортазина:
- Янәшәдә торган йортлар янындагы җир сквер төзелеше өчен җитәрлек булмау сәбәпле, «Гулливер» скверын без ташландык ерым территориясендә эшләргә планлаштырдык. Башта ул урынны чүп-чарлардан арындырдык, чокырны тигезләдек, теләсә кайсы урында үсеп утырган куакларны кистек. Скверны Джонатан Свифт әсәрендәге мәгълүм геройга багышлап бизәргә уйладык - анда дүрт метр биеклектәге Гулливер сыны басып торачак, шулай ук лилипутлар сыннары, корабль һәм әсәрдәге бүтән геройлар да урын алачак. Скверда футбол кыры, балалар өчен уен мәйданчыгы, тренировкалар мәйданчыгы булачак. Скверны төзү эшенә әле быелның июль аенда гына керешсәк тә, аны август ахырына төгәлләргә җыенабыз. Грант акчасын балалар өчен уен мәйданчыгы һәм тренировкалар мәйданчыгын төзү өчен тотарга җыенабыз. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр тиздән биредә рәхәтләнеп ял итә алачак.


Киров районындагы Харовое күле экопаркы мәйданын яктырту җайланмасын урнаштыру проектында катнашучыларның берсе - Назилә Альмашева:
- Мондый бәйгеләрдә җиңәчәгеңә ышанып катнашырга кирәк, шул очракта гына чынлап та җиңүгә ирешәсең. Без грант акчасына скверны яктырту эшләре алып барырга планлаштырабыз. Паркны төзекләндерү эшләре өчен Экология министрлыгы да 6 миллион сум акча күчергән иде. Шуңа өстәп шәһәр бюджетыннан да 10 миллион сум акча бирелде. Инде хыялдагысын тормышка ашырасы гына калды. Харовое күле экопаркы Энергоуниверситет янында 4 гектар мәйданны били. Күп еллар башкалада яшәп тә, әлеге территориядә Кызыл китапка кергән Харовое күле барлыгын белмәүчеләр дә байтак. 30 августка экопарк территориясен рәткә китереп, кулланышка тапшырырга тырышабыз. Бу шәһәр халкы өчен дә, Казан кунаклары өчен дә менә дигән бүләк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading