16+

Казан иң бәхетле шәһәр дип табылган

Казан халкының 85 проценты үзен бик бәхетле итеп саный икән.

Казан иң бәхетле шәһәр дип табылган

Казан халкының 85 проценты үзен бик бәхетле итеп саный икән.

NewsEffector мониторинг оешмасы уздырган "Россия шәһәрләренең бәхет индексы" дигән тикшеренү эше кысаларында сораштыру үткәреп, иң бәхетле шәһәрләрне билгеләгән. Рейтингның беренче баскычларында - Грозный, Төмән һәм Казан шәһәрләре тора. Ә Россиянең мәркәзе булган Мәскәү халкы бәхетле кешеләре белән мактана алмый. Ул исемлекнең 52 нче урынында гына. Моның ни өчен шулай икәнен безгә Казан федераль университетының Психология институтының укыту методологиясе һәм тәрбия кафедрасы мөдире Әнвәр Хуҗиәхмәтов шәрехләде.

- Татарстанда халыклар бер уртак гаилә булып яши, бездә милләтләрне каршы кую юк. Төрле милләт, төрле конфессия вәкилләре бер-берсе белән туганнарча аралаша. Республикабызда уртак, гадел сәясәт алып барыла. Хезмәт хакында да алай зур аерма юк. Ә Мәскәүдә халык арасында аермалыклар зур. 500-600 мең хезмәт хакы алучылар да, 15-16 меңгә генә яшәүчеләр дә бар. Кешегә бәхет өчен тынычлык, татулык, милләтара, динара тынычлык кирәк, - дип белдерде ул.
Халык өчен ял, күңел ачу чаралары булдыру, Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары кебек зур чаралар оештыру да казанлыларның бәхетен арттырган икән.

Анна Русс, шагыйрә:
- Үзеңне һәрвакыт бәхетле кеше итеп санап булмый. Ләкин сирәк кенә булса да үзеңә "Мин бәхетлеме?" дигән сорау биреп алырга кирәк. Соңгы вакытта үзем: "Әйе, мин бәхетле", - дип җавап бирәм. Әгәр кеше эшенең нәтиҗәсен күрсә, үзен кирәкле кеше итеп тойса, ул чиксез бәхетле була. Бүген мин нәкъ менә шул халәттә. Кайвакыт көтмәгәндә сине бәхет өермәсе бөтереп ала, бу халәтне аңлатып та булмый.

Илдар Кәримов, Археология институтының фәнни сәркатибе:
- Кешегә бәхет өчен күп кирәкми. Иң мөхиме - якын кешеләреңнең, туганнарыңның сау-сәламәт булуы. Син яшәгән шәһәрнең үсүе, алга баруы шулай ук күңелгә бәхет һәм шатлык хисләре өсти. Кызыклы, үзең яраткан эшең булу да зур бәхет.

Гүзәл Мәхмүтова, студент:
- Әти-әнием исән-имин, янәшәмдә яраткан кешем, тугры дусларым, ашарга ризыгым, яшәргә урыным булганда, үземне бәхетле кеше дип саныйм. Хәзерге вакытта тәмле исле кәһвә дә булса, бәхетем тагын да артачак. Ә менә диплом эше дигән кәгазь өемнәрен тәртипкә китереп, ниһаять, фәнни эшемне төгәлләсәм, гомумән, миннән дә бәхетле кеше булмаячак.

Фото open2000.com сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading