16+

Казан «шумахер»лары

Казанда хәрәкәт итүче кызыл автобусларны еш кына «Формула-1» узышларында катнашкан Феррари, ә йөртүчеләрен Михаэль Шумахер белән чагыштыралар.

Казанда хәрәкәт итүче кызыл автобусларны еш кына «Формула-1» узышларында катнашкан Феррари, ә йөртүчеләрен Михаэль Шумахер белән чагыштыралар.

Халык әйтсә, хак әйтә дигәндәй, уйлабрак карасаң, алар арасында уртаклык шактый. Феррари да, Казан автобуслары да кызыл төстә, икесе дә чит илдә эшләнелгән, хәтта руль артында утыручылары да безнекеләр түгел: тегеләрнеке немец булса, бездәгеләре - үзбәк, төрекмән, казах, таҗик милләте вәкилләре. Шулай булгач, Шумахер да, Казан автобусы йөртүчесе дә безнең өчен чит ил кешесе булып чыга, әйтерсең лә бары алар гына яңа чит ил техникасы белән идарә итә белә. Бу автобус йөртүчеләрне кызыл киемгә дә киендерсәң, шуларга карап яшь буын арасыннан үз шоферларыбыз чыкмаса да, «Формула-1» узышлары белән кызыксынучылар табылыр.
Элек Казаныбызда ак төстәге «ПАЗ»лар йөри иде, аларны, «инвалидлык» һәм «пенсия» яшенә җитү сәбәпле, гамәлдән чыгардылар. Дөрес, бик сирәк булса да очрыйлар анысы. Бер карасаң, автобуслар язмышы да кешеләрнекенә охшаган икән: сау-таза вакытта эшлисең, пенсиягә чыккач, акчаң җитмәсә, вахтер булып берәр җиргә урнашасың. Бүгенге көндә «ПАЗ»ларның да күбесе вахта хезмәтендә.
Хәзер, нишләптер, җәмәгать транспорты, тукталышта бер-ике кеше яки олы яшьтәгеләр генә булса, туктап азапланмый, бу хәлгә күпләребезнең юлыкканы бар. Әгәр автобус эчендә кондукторның: «Есть на выход?» - дигәненә: «Есть», - димәсәң, беттең, автобус туктамаячак.
Еш кына маршрутлар да үзгәрә, ә чынлыкта исә, канун буенча, автобус һәрбер тукталышта туктарга тиеш. Шулай ук маршрутны үз белдегең белән үзгәртү дә тыела. Карап, тыңлап барсаң, безнең «шумахер»лар бер-берләре белән гел элемтәдә торалар: бөкеләрне, автобуслар арасындагы интервалны сорашалар, еш кына коллегаларын, бөтен автобусны яңгыратып, сүгеп тә аталар. Әле ярый кондуктор гына тынычландыра, югыйсә куып җитеп «иманнарын укытырлар» иде, валлаһи.
Шулай да Казан автобуслары матур, башка шәһәрләрдә андыйлар юк, бездә хәзер трамвай һәм троллейбуслар да ни җитте генә түгел. Кызганыч, кызыл автобусларыбызның инде эшкә яраклылык вакытлары чыгып килә. Киләчәктә яңа, азрак ягулык ашый, һаваны пычратмый торган, экологик нормаларны күзаллап эшләнгәннәрен сатып алырга җыеналар бугай. Бу яңалары ике катлы Англия автобуслары булмас дип кем кырт кисеп әйтә ала?! Моннан ун-унбиш ел элек башкала астыннан поездлар йөрер дип тә кем уйлаган?! Шулай да бу хәл Универсиада үтмичә булмас, имеш-мимешләргә караганда, бу «кызыллар» өчен дә әле түләнелеп бетмәгән. Автобуслар үзгәрер анысы, әмма йөртүчеләр белән кондукторлар шул ук кала.
Әлегә «кызыллар» чаба, барысын да уза, хәтта үзләрен узганнарны куып җитеп, юл читенә кысалар. Үзара да көндәшлек яши, пассажирларны бүлешә алмыйча, тукталышларда бәрелешеп тә алалар, янып киткән чаклары да булмады түгел. Кыскасы, күпне күрделәр, мескеннәр. Инде аларга пневматик пистолеттан да атып карадылар. Соңгы хәбәрләргә караганда, зурракларына «wi-fi» интернетын кертәчәкләр. Ярар, анысы да кирәк әйбер, әмма беренче эш итеп кондиционерлар урнаштырсалар, тагын да әйбәтрәк булыр иде.
Берзаман Илсур Метшин, автобуста тәмәке тартырга ярамый, дигәч, автобус шоферлары рульдә барганда пыскытмый башлаганнар иде, хәзер яңадан шул ук хәл, җитәкченең кисәтүен оныттылар, ахрысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading