16+

«Казан» телеканалы флешмоб үткәрде

«Казан» телеканалының хәзер тәүлек әйләнәсенә эшли башлаулары турында язып чыккан идек инде. Үзләренең яңа режимга күчүләре уңаеннан коллегаларыбыз "Казан-Арена" стадионы мәйданында грандиоз флешмоб оештырды. Флешмоб барышында чарага килгән тамашачы күңел ачудан кала, телекомпаниянең эмблемасын "тудырды". "Нәфис" шугалагы янында тамаша башланганчы ук, инде кар өстенә кызыл белән телеканал логотибы язылып куелган...

«Казан» телеканалының хәзер тәүлек әйләнәсенә эшли башлаулары турында язып чыккан идек инде. Үзләренең яңа режимга күчүләре уңаеннан коллегаларыбыз "Казан-Арена" стадионы мәйданында грандиоз флешмоб оештырды.

Флешмоб барышында чарага килгән тамашачы күңел ачудан кала, телекомпаниянең эмблемасын "тудырды". "Нәфис" шугалагы янында тамаша башланганчы ук, инде кар өстенә кызыл белән телеканал логотибы язылып куелган иде. Берничә тапкыр репетиция ясаганнан соң, халык кар өстендәге рәсемгә басып, өч хәрефтән торган "тере" эмблема - KZN сүзен хасил итте.
Әлеге күренешне "Global media" оешмасы ярдәмендә күктән дә төшереп алдылар. Җыелган халык акциядә бик теләп катнашты, һәрберсенең кәефе күтәренке рухта иде.

Чарага килүчеләр шулай ук "Азимут" клубы джиплары ярышын күзәтү бәхетенә дә иреште. Кызлар да, егетләр дә чит ил машиналарын йөртеп, клуб оештырган төрле ярышларда катнашырга өлгерде. Әти-әнисе белән килгән сабыйлар да күңелсезләнеп утырмады, алар өчен махсус уен мәйданчыгы әзерләнгән иде. Җылыну өчен кайнар чәй һәм төрле тәм-томнар да җитәрлек иде.

Телеканалның тагын бер сөенече бар. Хәзер «Кидспейс» балалар күңел ачу үзәгендә (шулай ук "Казан-Арена"да урнашкан) KZNның үз студиясе эшли. Монда сабыйларга телеканал эшчәнлеге белән тирәнтен танышу мөмкинлеге бирелә. Балалар үзләре дә репортер, алып баручы, оператор рольләренә кереп төрле сюжетлар ясый ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading