16+

Казанда полиция хезмәткәрләре атышу буенча ярыша (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бу көннәрдә Казанның Мирный бистәсе тыныч йоклый. Аларның иминлеген Австрия, Литва, Норвегия, Румыния, Словакия, Швейцария, Чехия, Кипр, Италия, Финляндия, Франция, Венгрия, Исландия һәм Россия илләреннән килгән полиция хезмәткәрләре саклый. 17-22 июль көннәрендә бистәнең "Динамо" спорт комплексында полиция хезмәткәрләре арасында пуля белән ату буенча Европа чемпионаты уза. Ярышка килүчеләрне Татарстанның Президент...

Бу көннәрдә Казанның Мирный бистәсе тыныч йоклый. Аларның иминлеген Австрия, Литва, Норвегия, Румыния, Словакия, Швейцария, Чехия, Кипр, Италия, Финляндия, Франция, Венгрия, Исландия һәм Россия илләреннән килгән полиция хезмәткәрләре саклый. 17-22 июль көннәрендә бистәнең "Динамо" спорт комплексында полиция хезмәткәрләре арасында пуля белән ату буенча Европа чемпионаты уза.
Ярышка килүчеләрне Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров сәламләде.

- Үзебездә иң көчле спортчыларны - полиция хезмәткәрләренең Европа берлеге әгъзаларын, пуля белән атарга яратучыларны кабул итүебезгә шат без. Спорт Татарстан сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе. Ярышлар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган, - диде Әсгать Сәфәров.

Соңгы тапкыр Европа чемпионаты Даниядә уза. Ярышлар барышында полиция хезмәткәрләре пневматик пистолет, аз калиберлы пистолет, винтовка кебек кораллар белән атачак.

- Бүгенге ярышларга яңа көч туплагансыздыр дип ышанам. Узган ел без Казанга килеп "Динамо" объекты белән таныштык инде. Пуля белән ату ярышларын үткәрү өчен искиткеч урын бу, - диде Европа полиция хезмәткәрләренең спорт берлеге президенты (USPE) Люк Смейерс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading