16+

«Кояшлы шәһәр»дә яңа сырхауханә

«Кояшлы шәһәр» микрорайонында сырхауханә төзергә ниятлиләр.

«Кояшлы шәһәр»дә яңа сырхауханә

«Кояшлы шәһәр» микрорайонында сырхауханә төзергә ниятлиләр.

Яңа медицина учреждениесе микрорайондагы йортның беренче катында урнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә бу турыда сөйләшүләр алып барыла.
«Кояшлы шәһәр»дә 17 меңгә якын кеше яши. Микрорайонның генераль планында олылар һәм балалар өчен сырхауханә төзү каралмаган булган. Ләкин шул ук вакытта даруханә һәм сөт кухнясы төзү проекты бар. Бүгенге көндә әлеге микрорайонда яшәүчеләргә медицина ярдәме 11 нче балалар һәм 18 нче, 9 нчы шәһәр сырхауханәләрендә күрсәтелә.
Сүз уңаеннан, 1 сентябрьдән Казанның 1 нче бала тудыру йорты капиталь ремонтка ябыла. Төзекләндерү эшләрен елның азагына төгәлләргә планлаштыралар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading