16+

Кысла сатып баеп буламы?

Республикада безнең төбәк өчен бөтенләй гадәти булмаган проект тәкъдим ителде. «Татарстан балык хуҗалыгы» якын елларда мәрсин (осетр) балыгы үрчетеп, аңардан кара уылдык җитештерә башларга җыена. Ә инде бу төр продуктның гаҗәеп деликатес һәм ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен барыгыз да белә. Димәк, ул шактый зур табыш чыганагына әйләнергә мөмкин.

Республикада безнең төбәк өчен бөтенләй гадәти булмаган проект тәкъдим ителде. «Татарстан балык хуҗалыгы» якын елларда мәрсин (осетр) балыгы үрчетеп, аңардан кара уылдык җитештерә башларга җыена. Ә инде бу төр продуктның гаҗәеп деликатес һәм ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен барыгыз да белә. Димәк, ул шактый зур табыш чыганагына әйләнергә мөмкин.

Моңа үрнәк өчен мисал эзләп азапланасы да юк. Элек безнең союздаш республика булган Латвиядә, мәсәлән, кара уылдык җитештерү фермасы инде 2002 елдан бирле эшли. Аның хуҗасы Сергей Трачук заманында Россиядә 20 елдан артык кыйммәтле балык төрләрен үрчетеп, шактый бай тәҗрибә тупларга өлгергән кеше. Әлеге Балтыйк буенда бердәнбер «Mottra» фермасында, мәрсиннән тыш, чөгә (стерлядь), хәтта ерткычлыгы белән бөтен дөньяга яман аты чыккан пирания кебек балыклар да үрчетелә. (Соңгысының ите бик тәмле ди.) Шунысы кызык, биредә уылдыкны балык эченнән аны ярып түгел, ә нәкъ сыер фермасындагы шикелле, савып алалар. Бер балыктан шул рәвешле 15-16 тапкыр продукция алырга мөмкин. Әлеге предприятиедә җитештерелгән уылдыкка сорау гаять зур. Аны хәтта Бөекбритания королевасының өстәленә кую өчен дә алдырталар ди.
Әлбәттә, мондый табыш чыганагы безнекеләрне дә кызыктыра. Шомбыт заводында зур балык фермасы булдырырга җыеналар. Бу максатка 250 миллион сум акча да бүлеп бирелә. Экспертлар фикеренчә, тотылган чыгымнар алты ел эчендә тулысынча акланачак.
Дөрес, күрше Чуашстанда мондый проектка инде күптән алынып караганнар иде. Ләкин ул әле дә булса тормышка ашмаган. Бу хәл безне дә бераз шикләнергә мәҗбүр итә. Эш барып чыкмаса, миллионнар җилгә очачак бит.
Ә инде Шомбыт балык заводы сафка басса, анда елына 500 тонна диңгез һәм елга балыгын эшкәртү күздә тотыла. Чимал, башлыча, Ерак Көнчыгыштан кайтачак. Заводның үзендә бер үк вакытта мәрсин һәм стерлядь балыкларын үрчетү дә планлаштырыла. Алардан елына 100 тонна кыйммәтле балык һәм 1 мең килограмм кара уылдык алырга исәп тоталар.
Дөресен әйтергә кирәк, күпләрнең табынына бүген мәрсин балыгы белән кара уылдык түгел, аның гап-гади чуртан белән чабагы да бик сирәк эләгә. Эш шунда, республикада, Идел, Чулман, Агыйдел, Ык, Зөя кебек эре елгалардан кала, 470ләп кече елгалар да бар. Һәм шуларның байтагы, гомумән, балыксыз. Шуңа күрә «Татарстан балык хуҗалыгы» хәзер балыкны буаларда үрчетү буенча чаралар күрә. Мәсәлән, быел Балык Бистәсе, Актаныш һәм Югары Ослан районнары буаларына 20 тонна маймычлар җибәрелде. Сентябрьгә инде алардан 100 тонна товарлыклы балык алу күздә тотыла. Бу эш киләчәктә тагын да киңрәк җәелдереләчәк.
Шунысы кызык, суда дөньяда гаять зур табыш китерә торган тагын бер җан иясе яши. Бу - кысла. Ләкин, ни гаҗәптер, ул әлегә бездә һаман да игътибардан читтә калып килә. Дөрес, соңгы 15 елда аны үзләренең шәхси буаларында үрчетүче байлар шактый күбәйде, ләкин табыш алу өчен үрчетүчеләр юк дәрәҗәсендә. Ә бит күп кенә илләрдә, аны сатып, миллионнар эшлиләр. Җан башына кысла ите куллану буенча дөньяда иң алда Греция һәм Италия тора. Аларга ул заманында Советлар Союзыннан, башлыча, Молдовия, Украина һәм Россия сулыкларыннан кертелә. Хәзер бу ике ил үзләре тышкы базарга ел саен 11 мең тонна кысла саталар. Шулай ук Кытай, Испания, Португалия һәм Төркиядә дә бу бизнес чәчәк ата. Мәсәлән, Россиянең күп кенә рестораннары кысланы Төркиядән махсус кайтарталар. Менә шулай, заманында әлеге илләрне кысла белән без тәэмин итсәк, хәзер исә аны безгә алар саталар. Һәм әйтергә кирәк, һич тә арзанга түгел.
Чөнки Россиядә бүген аны үрчетү белән шөгыльләнүчеләр юк диярлек. Югыйсә бу эш әллә ни зур чыгымнар да сорамый үзе. Дөрес, мәшәкате бар, күп хезмәт сорый. Иң мөһиме су чиста булырга тиеш. Аның сыйфатын даими күзәтеп торырга туры килә. Чөнки кысла пычрак суда яши алмый. Анда эретелгән кислород һәм водород күләме җитәрлек булырга тиеш. Шулай ук табигый азык запасы да. Әгәр дә тиешле шартлар булдырыла икән, кысла, гадәттә, 3-5 ел эчендә товарлыклы булып үсеп җитә. Ә ул рестораннар өчен менә дигән продукт. Аквариумлы кибетләрдә бүген аны, зурлыгына карап, данәсен 100-300 сумга саталар.
Әйткәнебезчә, кыслалар экологик чиста шартларда гына яши алалар. Димәк, бу - безнең елгаларда алар ничаклы күп үрчесә, без дә шул чаклы чиста су эчеп, сәламәт булачакбыз дигән сүз.
Кысла үрчетү дигәннән, Белгород өлкәсендә кысла фермасы төзергә җыеналар ди. Анда елына 2,4 тонна деликатес җитештерү күздә тотыла. Проектның бәясе 22 миллион сум. Сәүдә предприятиеләренең кысла итенә ихтыяҗы - 7 тонна.Ә бәлки бу эшкә Татарстанда да алынырга кирәктер. Элек Казанда гаять популяр саналган «Раки» кафесын кабат торгызу да начар булмас иде. Тагын шунысын да исегезгә төшерәбез, кысла ите тәмле генә түгел, гаять файдалы да. Мәсәлән, ул организмнан радиацияне чыгара. Бавыры һәм йөрәге авыру кешеләргә дә аны ашарга киңәш итәләр. Элек кысланы каты авырулардан соң тәнгә көч кертү өчен махсус ашаганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading