16+

Көз өлгермәсәң, бүген чык

Казан районнарындагы базарлар территориясендә агропредприятиеләр белән фермерлар һәр шимбәдә кече ярминкәләр оештыра. Фермерлар өчен махсус төзелгән тимер чатырларда сәүдә көн саен бара.

Көз өлгермәсәң, бүген чык

Казан районнарындагы базарлар территориясендә агропредприятиеләр белән фермерлар һәр шимбәдә кече ярминкәләр оештыра. Фермерлар өчен махсус төзелгән тимер чатырларда сәүдә көн саен бара.

- Кукмара районының Адай авылында ирем Айдар белән бергәләп кәбес­тә, суган, кишер үстерәбез. Маллар да асрыйбыз. Казанга ярминкәләргә бик теләп киләбез, - ди Илнария Шакирова.

Яңа Савин районындагы базарда Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех очрады.

- Тула өлкәсендә булып кайткан идем, аларда азык-төлек бәяләре бездәгегә караганда шактый кыйбат, - диде җырчы. - Татарстан җитәкчелегенең шушындый ярминкәләр оештыруын хуплыйм. Бәяләр кибеттәгедән арзан, ә иң мөһиме - республикада җитештерелгән продукцияне ышанып сатып алабыз. Агропредприятиеләргә, авыл хезмәтчәннәренә чын күңелемнән рәхмәт! Җаның ни тели - шул бар. Хөкүмәт яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә ярдәм күрсәтсен иде.

Чатырлар урнашкан адреслар:

  • Фучик урамы, 64;
  • Липатов урамы, 7;
  • Зәкиев урамы, 12;
  • Дементьев урамы, 7;
  • Беломорская һәм Гудованцев урамнары чаты;
  • Батыршин урамы, 20;
  • Лаврентьев урамы, 10.
  • Сәүдә иртәнге 7.00дән көндезге 12.00гә кадәр.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading