16+

Метрога Кәҗә белән Сарык керде...

Казан метрополитенының бер станциясе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә.

Метрога Кәҗә белән Сарык керде...

Казан метрополитенының бер станциясе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә.

Матур гадәт буенча, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе Тукайның тууына 128 ел тулуга багышлап митинг оештырды. Ул 26 апрельдә метро станциясендә Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр куюдан башланды. «Тукай мәйданы» станциясе диварлары шагыйрь үзенең әсәрләрендә тудырган әдәби образлар белән бизәлгән. Бу көнне Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык һәм башка образлар «терелде». Алар, электр поездларына кереп, пассажирларны бәйрәм белән котлап йөрделәр.
«Метроэлектротранс» предприятиесе дирекциясе ел саен Казан мәктәпләре укучылары арасында Тукай иҗатына багышланган рәсем конкурсы да оештыра. Әлеге иҗат эшләре белән «Тукай мәйданы» станциясендә танышырга мөмкин.
«Ләйсән» вокаль ансамбленең, 27 нче гимназия укучыларының һәм А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда шөгыльләнүчеләрнең әдәби-музыкаль программасы тамашачылар күңеленә хуш килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading