16+

Мөслимдә мәктәпләрне, димәк, авылны да саклап калганнар

Иң күп әдәбият-сәнгать әһелләре, Арчадан кала, бездә туып үскән, диделәр Мөслим районында.

Мөслимдә мәктәпләрне, димәк, авылны да саклап калганнар

Иң күп әдәбият-сәнгать әһелләре, Арчадан кала, бездә туып үскән, диделәр Мөслим районында.

Күңеле байлар игелек кылырга да ныграк тартыла, күрәсең, иң күп ятимнәрне үзенә сыендыручылар да Мөслим районыннан. Бар­лы­гы 224 баланы гаиләле ит­кәннәр. «Уйлап кына карагыз, өч интернат дигән сүз бит бу. Йортлары түгел, йө­рәк­ләре киңнәр үз канаты астына ала ятимнәрне», - ди район хакимияте башлыгы Ришат Хәбибов. Иртәнге алтыда мәктәп автобусына утырып күрше авылга да ашыкмый Мөслим районы балалары. Аларда бер генә мәктәп тә ябылмаган, тырышканда, саклап калып була икән ләбаса.
- Авыл мәктәпләрен саклап кала алуыбызга мин бик шатмын, - дип куанып әйтә Ришат Рәшит улы. - Еллар үткәч, халык әле үз бәясен бирер. Авылны мәктәпсез калдыру аның киләчәгенә балта чабу кебек. Караңгылы-яктылы вакытта сабыеңны чит авылга чыгарып җибәрү бер ана өчен дә рәхәт эш түгел. Ул баланы анда әле ничек кабул итәләр, кешесенә, мәктәбенә ияләнергә кирәк. Ә монда үз авылы, үз урамы, үз мәктәбе...
Район хакимияте башлыгының сүзе дөрес. «Безнең авыл, безнең мәктәп!» - дип үсү бәхетенә ирешкән балалар башка инде ул, кендек әле туган нигездән аерылмаган, димәк, аңа тартылу да ныграк булачак.
- Карарларның төрлесе була ул, - дип сүзен дәвам итә Ришат Рәшит улы. - Моннан берничә ел элек районның баш табибы авыллардагы 53 фельдшер-акушерлык пункты 12 генә калырга тиеш дигән күрсәтмә белән кергән иде. Анда эшләү­челәр­нең күбесе тулы ставкада да түгел иде әле ул вакытта. Кыскартырга ашыкмадык, мөмкин хәтле яшәтеп карарга кирәк дигән фикергә килдек. Озак та үтмәде, федераль үзәктә яңа карар чыкты: фельдшер-акушер пунктларының һәр­кай­сында берәр ставка медицина хезмәткәре булырга тиеш. Менә шулай итеп, безнең авыллар медицина ярдәменнән дә мәхрүм калмады, ә шәфкать туташлары эшле булды. Укытучыларның хез­мәт хакы артуын да зур сөенеч белән кабул иттек. Димәк, озакламый мәк­тәпләргә укытырга ир-егетләр дә килә башлар. Мәктәпләрдә балаларга ир-ат тәрбиясе дә бик кирәк. Тарих кабатлана, диләр. Мин ышанам: элекке кебек нык тормышлы крестьян хуҗалыклары киләчәктә авылларның ныклы тоткасы булыр. Бу очракта мин гаилә фермаларын күздә тотам, безнең районда бу юнәлештә эш нык үсештә. Бер Метерәй авылы җирлегендә генә дә сигез гаилә фермасы бар. Күп районнарда мөгезле эре терлек үстерәләр, бездә кошчылык та киң таралган. Ресторан бизнесы да Мөслимдә киң колач алып килә. Тырыш, булдыклы кешеләрнең берсе дә югалмый, һәркайсы үз урыннарын табып киләләр.
Ришат Хәбибов белән яшь буынга тәрбия бирү, халыкның рухи байлыгы турында да сөйләштек. Сүзебезне дә, Мөслим районыннан әдә­бият-сәнгать әһелләре күп чыккан, дип башлаган идек. Районда бер көн дәвамында йөри торгач, моның сәбәбен дә ачыклагандай булдык. Бик күп районнарга үрнәк итеп күрсәтергә була: Мөслим район үзәгендә генә дә ике китап кибете бар, әле, моннан тыш, башка сәүдә үзәкләрендә дә аерым китап бүлекләре эшли, диделәр. Китапка аерым урын биредә, район хакимияте башлыгы Ришат Хәбибов та балаларга бүләк итеп һәрчак китап бирүне тәкъдим итә. «Яратып, укып, күреп үс­сеннәр», - дигән фикердә ул. Район китапханәсендә Зөлфәт клубы матур гына эшләп килә. Мәктәпләрдә яшь талантларны барлап, аларны гел үсендереп торалар. Без дә Зифа Басыйроваларны тирбәтеп үстергән Ык буеннан күңелгә бер яктылык, җылылык алып кайттык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading