16+

Муниципалитетларның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде

21 апрельдә Россия кү­ләмендә тәүге тапкыр Җирле үзидарә көне билгеләп үтеләчәк. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан кичә Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. ТР Дәүләт Советының кече залында узган тантанада «Муниципаль идарә өлкә­сендә иң яхшы хез­мәткәр», «ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива» дигән традицион республика бәй­геләренә йомгак ясалды. Шушында ук...

21 апрельдә Россия кү­ләмендә тәүге тапкыр Җирле үзидарә көне билгеләп үтеләчәк. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан кичә Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. ТР Дәүләт Советының кече залында узган тантанада «Муниципаль идарә өлкә­сендә иң яхшы хез­мәткәр», «ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива» дигән традицион республика бәй­геләренә йомгак ясалды. Шушында ук җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары да бүләкләнде. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Мин­сәгыйть Шакиров катнашында узды.
Әлеге бәйгеләр ТР Му­ни­ципаль берәмлекләре съезды карары нигезендә һәм ТР Президенты булышлыгы белән 2006 елдан бирле үткәрелә. Муниципаль бе­рәмлекләр советы һәм конкурс комиссиясе рәисе Минсәгыйть Шакиров билгеләп узганча, бәйгеләр җирле үзидарә органнарының эш сыйфатын күтәрүгә юнәлгән. Ул конкурсларда катнашучылар санының елдан-ел артуга, ә тәкъдим ителгән материалларның елдан-ел сыйфаты күтә­релүгә, муниципалитетларда эшнең сыйфаты яхшыруга игътибар юнәлтте. Элегрәк елларда бу бәй­геләрдә Казан, Чаллы шә­һәр округлары һәм аеруча актив муниципаль районнар гына катнашып килсә, быел беренче тапкыр буларак, барлык 43 муниципаль районнан һәм ике шәһәр округыннан да заявкалар алынган. Масса­күләм мәгълүмат чаралары конкурсын да кертеп, бәй­геләргә барлыгы 120дән артык заявка килгән. Алар арасыннан 70кә якын иң яхшы эш сайлап алынган.
Редакциядән: җиңүчеләр арасында «Шәһри Казан» газетасы һәм әлеге юлларның авторы - безнең даими хәбәрчебез Айгөл Фәхретдинова да бар. Котлыйбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading