16+

Ни өчен татар яшьләре паспортын алыштыра?

25-29 август көннәрендә Казан читтә яшәүче татар яшьләрен кабул итәргә әзерләнә. Милләттәшләребезне бүген нинди мәсьәләләр борчый, алар татарлыгын югалтмыймы? Бу хакта яшьләрне ел саен бергә җыеп, күзгә-күз очрашкан "Идел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре сөйләде.

Ни өчен татар яшьләре паспортын алыштыра?

25-29 август көннәрендә Казан читтә яшәүче татар яшьләрен кабул итәргә әзерләнә. Милләттәшләребезне бүген нинди мәсьәләләр борчый, алар татарлыгын югалтмыймы? Бу хакта яшьләрне ел саен бергә җыеп, күзгә-күз очрашкан "Идел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре сөйләде.

- 1990 нчы елларда яшьләр азатлык даулап йөргән булсалар, хәзер аларның сәяси үзаңнары югары түгел. Ә безнең чын мәгънәсендә сәясәт белән шөгыльләнүче яшьләрне үстерәсебез килә. Дөрес, быел катнашучыларны иң кызыксындырган сорау - Татарстан белән федераль үзәк арасындагы килешү, Президент атамасын саклап калу. Без аларга бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәрлек спикерлар әзерләдек. Ләкин алар бу мәсьәләне үз төбәкләрендә дә күтәрә алырмы? Бу сорау ачык кала, - ди "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

Үзәк читтәге милләттәшләрне Татар яшьләре көннәренә инде унҗиденче тапкыр җыя. Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та заманында Ижау делегациясе белән биредә актив катнашкан. Хәзерге вакытта Прагада яшәүче журналист Рим Гыйльфанов та яшьләр көннәренең активисты булган. Гомумән, татар яшьләр көннәре мәктәбен узган бер генә кеше дә тормышта югалып калганнардан түгел. Ләйсән Сафина яшьләр көннәре лидерлары турында китап та туплый башлаган.

Ни белән шөгыльләнәләр соң ул татар яшьләре көннәрендә? Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова сүзләренчә, чараның максаты - төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче татарларны берләштерү, милли үзаңны саклап калу.

- Татар яшьләре көннәре үткәрелә башлаганнан соң төбәкләрдә татар гаиләләре барлыкка килде, татар иҗтимагый оешмалары калыкты, - ди Миләүшә ханым.
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел яшьләр бер генә бинада утырмаячак, "Борис Полевой" теплоходында сәяхәт итәчәк. Маршрут Казан - Ульяновск - Самара - Тольяти - Болгар - Зөя шәһәрләре буенча. Яшьләр бу шәһәрләрдәге татарлар яшәеше белән танышачак, экскурсияләрдә булачак. Ульяновскида сембер эшмәкәрләре белән бизнес өлкәсенә кагылышлы түгәрәк өстәл дә каралган. Самарада татар традицияләрен, мәдәниятен чит төбәкләрдә саклау мәсьәләләрен күтәрәчәкләр. Тольяти кичке Сабантуй форматында узган уеннар тукталышы булачак.

- Татар яшьләре көннәре күңел ачу чарасы түгел, алар бирегә эшкә килә. Дөрес, беренче тапкыр килүчеләр арасында төрлесе бар: кемдер Казанны күрәсе килә, экскурсияләр кызыктыра, ә кемдер гомумән күңел ачу өчен генә җыенган. Без катнашучыларга миллилекне 100 процент сеңдерә алмасак та, кайтыр көн җиткәч, аларның үз милләтенә җитдирәк каравын күрәбез. Хәтта кайчандыр әти-әнисе исемнәрен руска алыштырган, хәзер рус исем-фамилиясен йөрткән татар егет-кызлары татар исемен, фамилиясен йөртү өчен паспортларын алыштыралар. Алар мин үз асылыма кайтам диләр, - ди Ләйсән Сафина.

Быел делегатлар ил буенча 30 төбәктән һәм Канададан килер дип көтелә. Барлыгы 150 кеше. Краснодар, Ростов, Дагыстан вәкилләре чарада беренче тапкыр катнаша. Яшьләре - 17дән 36га кадәр.
Омск шәһәреннән килгән делегат Чулпан Фәхретдинова Татар яшьләре көнендә катнашу өйгә кайтып килгән кебек, ди.

"Идел" яшьләр үзәгендә булганнан соң бу чараның никадәр зур масштабка ия булуын аңлыйсың. Без - зур гаилә, үз өебезгә кайткан кебек булабыз. Чара безгә көч тупларга, өр-яңа уй-фикерләр белән баерга ярдәм итә. Үзенчә бер "стажировка» бу, - ди Омск кызы.
Чулпан үзләрендәге "Заман" татар яшьләре оешмасы җитәкчесе дә әле. Җирле татар автономияләренең акчалары аз булу сәбәпле, аларга миллилекне бары тик үз инициативасы белән генә саклап калырга туры килә. Ә матди байлык арттынан куган заманда, үзегез беләсез, бу җиңел эш түгел.

- Без үзебезнең өлкән буынга ярдәм итәбез, балалар өчен төрле чаралар оештырабыз. Атнасына дүрт тапкыр җыелабыз. Чараларга ата-аналар да кушыла. Әдәби-музыкаль кичәләр яшьләргә танылган татар шагыйрьләре, композиторлар белән танышырга ярдәм итә. Сер түгел, кайбер яшьләр хәтта Габдулла Тукай белән Муса Җәлилне дә белми. Бу чарада алар телләрен вата-вата татар шигырьләрен сөйлиләр. Акча юк дип кул кушырып утырмыйбыз, бу эшкә татар эшмәкәрләрен дә җәлеп итәбез. Безнең чараларга хәтта казахлар белән урыслар да килә, татарларны үрнәк итеп куя, - ди Чулпан.
Татар яшьләре көннәре 25 август 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading