16+

Һәр тамчыда – тормыш!

21 майда «Татнефть» ААҖнең Әлмәттәге штаб-фатирында «Һәр тамчыда - тормыш!» темасына балалар рәсемнәренә оештырылган бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.

Һәр тамчыда – тормыш!

21 майда «Татнефть» ААҖнең Әлмәттәге штаб-фатирында «Һәр тамчыда - тормыш!» темасына балалар рәсемнәренә оештырылган бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.

Акционерлык оешмасы үсеп килүче буынга экология тәрбиясе бирү максатыннан оештырган иде ул бәйгене. Масштаблы экология акциясе инде ел саен үткәрелә торган матур традициягә әйләнеп китте дияргә була - «Татнефть» ААҖнең матбугат хезмәте башлангычы һәм компаниянең производство һәм экология хезмәтләре ярдәмендә алтынчы ел рәттән уздырылды ул. Тантанага җыелганнар каршында чыгыш ясаучылар барысы да бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрнең позитив юнәлештә булганлыкларын ассызыкладылар. Компания әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын һәм матурлыгын саклау мәсьәләсенә аерым игътибар бирә һәм бу эшчәнлек яшь рәссамнарның эшләрендә чагылыш тапкан да. Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр - яшь талантларның, аларның әти-әниләре һәм укытучыларының да уртак иҗади эшчәнлегенең нәтиҗәсе. Мондый акцияләрнең тәрбияви көче дә бик зур: алар яшь буынга табигатькә сакчыл карашта булырга кирәклеген төшендерә, актив һәм кызыксынучан кешеләр булып үсәргә булыша.
Шушы еллар эчендә бәйгедә 2-16 яшьләр аралыгындагы 3000нән артык яшь талант катнашкан. Быелгысына карандаш, майлы буяулар, төрле техника һәм материалар кулланып эшләнгән 700дән артыграк эш кабул ителгән. Компания җиңүчеләрне өч яшь төркеме буенча ачыклаган. Матур эшләрнең гаять күп булуы конкурс комиссиясенә, Гран-при һәм традицион рәвештә яшь төркемнәре буенча билгеләнә торган беренче, икенче, өченче урыннардан тыш, махсус призлы урыннар билгеләү мөмкинлеген дә биргән. Мисалга, «Хисләрне белдерүдәге ихласлык һәм ачыклык өчен», «Теманы ачуның оригинальлеге өчен», «Җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек өчен», «Бәйгедә иң яшь катнашучыга», «Эшне башкару техникасының оригинальлеге өчен» номинацияләре - шундыйлардан. Бәйгенең җиңүчеләре һәм призлы урыннар алучылар Мактау грамоталарына һәм кыйммәтле бүләкләргә, иң яхшы педагоглар исә акчалата премияләргә лаек булдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading