16+

Рафаэль Шәйдуллин: «Югалган авыллар саны 1400гә җитте»

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты 2013 елдан югалган авылларны барлау белән шөгыльләнә. 1920 еллар ахырыннан 2010 елга кадәр картадан сызылган 1200 авыл тарихын үз эченә алган китап бастырганнар. Проект җитәкчесе академик Рафаэль ШӘЙДУЛЛИН, чынлыкта, югалган авыллар саны 1400гә җитә, ди.

- Бөтен дөньяда татар авыллары саны 4300ләп санала, - диде ул. - Татарстанда күпме авыл барлыгы исәпкә алынмаган, якынча исәпләү буенча 3000 тирәсе булырга тиеш. Шуларның 2000гә якыны татар авыллары дип фаразлыйбыз. Югалган салаларның күбесе - рус авыллары. 1930 еллардан 2010 елга кадәр 700дән артык рус авылы картадан сызылган. Аеруча Алексеевск, Югары Ослан, Түбән Кама районнарында авыллар күбрәк юкка чыккан. Ә менә югалган татар авыллары 250ләп кенә исәпләнә. Күбесенең бетү сәбәбе 1930 еллардагы коллективлаштыру чоры белән бәйле. Колхозлар төзегәндә «перспективасыз» авылларны күченергә мәҗбүр иткәннәр, кечкенә салаларны берләштергәннәр. Куйбышев сусаклагычы төзелгәндә, 170тән артык авыл су астында калган. Шәһәргә якын авыллар калага кушылган. Хәзер авылларның таркалу сәбәбе - җитештерү булмау, нәтиҗәдә - эшсезлек. Аннары, шәһәрдә перспектива зуррак дигән нәрсә кешенең канына сеңгән. Безгә дә балачакта әниләр: «Укый алсаң, шәһәргә кит, авылда нәрсә бар», - дия иде. Киләчәктә рес­публикада кечкенә авыллар югалу куркынычы бар. Бүген 400ләп авылда 50-60тан артык кеше яшәми. Аларның да күбесе - өлкәннәр, энтузиастлар.

Сүз уңаеннан, институт интернетта «Татарстанның югалган авыллары» (avyllarrt.jimdo.com) сайты да булдырган. Теләгән һәр кеше югалган авыллар турында үзе белгән мәгълүматларны шунда урнаштыра ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading