16+

Рөстәм Миңнеханов: «Болай булмаска тиеш!»

Питрәч районы - эшләү һәм яшәү өчен дә иң уңайлы районнарның берсе. Табигать тә аны кимсетмәгән, су дисәң, суы бар, туфрак та уңдырышлы. Районның иң отышлы якларының берсе - әлбәттә инде, аның Казанга якын урнашуы. Каланың азык-төлек базары иркен, нәрсә генә җитештереп сатсаң да, рәхәтләнеп табыш алырга була.

Рөстәм Миңнеханов: «Болай булмаска тиеш!»

Питрәч районы - эшләү һәм яшәү өчен дә иң уңайлы районнарның берсе. Табигать тә аны кимсетмәгән, су дисәң, суы бар, туфрак та уңдырышлы. Районның иң отышлы якларының берсе - әлбәттә инде, аның Казанга якын урнашуы. Каланың азык-төлек базары иркен, нәрсә генә җитештереп сатсаң да, рәхәтләнеп табыш алырга була.

Әлеге потенциал тулысынча кулланыламы соң? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Питрәч муниципаль районының 2016 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган район советы утырышында сүз нәкъ әнә шул хакта барды. Беренче карашка, районның икътисади хәле алай начар түгел кебек. Тик һәр тармакны анализлап караганда, районның башлыча «Ак Барс холдинг» хисабына гына яшәгәнлеге күренә. Рөстәм Миңнеханов, үзенең чыгышында районның икътисади хәленә анализ ясап, утырышта катнашучыларга су астында яткан барлык ташларны «табып», кимчелекләрен ачып бирде.

Азык-төлек базары

Агросәнәгать комплексы буенча рейтингта Питрәч - 25енче урында. Кече хуҗалык формалары буенча республика күләмендә - 33нче урында. 2015 елда 20нче урында булганнар. Районда 14 гаилә фермасы бар, 2016 елда нибары дүрт мини ферма төзелгән. Республика буенча 1205 гаилә фермасы эшли, 107се төзелү стадиясендә, 3 мең эш урыны булдырылган. Ике ел эчендә 824 шәхси ярдәмчел хуҗалык мини-фермаларга субсидия алган.

- Кукмараны алсак, анда - 43, Мамадышта - 107. Сез бу мәсьә­ләләрдә калышасыз, димәк, эшләп бетермисез. Бу авыл җирлекләре башлыкларына да кагыла. Авыл җирлекләре белән эшчәнлекне җанландырырга кирәк. Продукция булмаса, авылның киләчәге юк. Тәүлек саен 51 тонна сөт җитештерәсез. Әтнә районын алсак, 178 тонна, район кечерәк булса да, өч тапкыр күбрәк сөт бирә. Сабада - 141 тонна, Кукмарада - 200 тонна. Сез Казан янәшәсендә генә, базарыгыз шунда. Мин Питрәчнең күп кенә районнар өчен бу мәсьәләдә үрнәк булганын, сезгә өйрәнергә килгәннәрен хәтерлим. Бу мәсьәләгә игътибар кирәк, - дип, Рөстәм Миңнеханов, башка районнар мисалында, Питрәчнең бүгенге көндә тоткан урынын күрсәтте.

«Сезнең төп хәзинәгез - җирләр»

Районның 789 гектар авыл хуҗалыгы җире сәнәгать төзелеше өчен бирелгән һәм ул тиешенчә кулланылмый.
- Авыл хуҗалыгы җирләрен башка формаларга күчерүгә, ниндидер производстволарга мин каршы түгел, әмма сездә күп кенә җирләр күчерелгән, ә файдасы юк. Алар йә авыл хуҗалыгы, йә торак төзелеше, йә сәнәгатьтә файдалану өчен эшкә җигелми. Җирне акылсыз таратырга ярамый, ул беркайчан артмаячак. Әгәр бу җир тиешенчә файдаланылмый икән, кире авыл хуҗалыгына тапшырырга кирәк. Производство булмаган өстенә акылсыз рәвештә торак төзүнең дә кирәге юк, - дип үз фикерен белдерде Президент.

Район торак йортлар төзү өчен шактый зур чыгымнар тота. Анда яшәүчеләрнең күбесе Казанга йөреп эшли.

- Бу кешеләр көн саен килеп-­китеп йөрсәләр, алар керемгә салым түләмәячәк, ә сез балалар бакчалары, мәктәпләр, аларның сәламәтлеге өчен җавап бирәчәксез. Монда яшәп эшләсеннәр. Әгәр эш булмаса, торак кына төзесәгез, сез кире нәтиҗә алачаксыз, - дип, Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләргә игътибарлы булырга һәм балансны сакларга кирәклеген искәртте. Аның фикеренчә, торак төзегән җирдә сәнәгать мәйданчыклары булырга тиеш.
Кызганыч, кече бизнес буенча да район бары тик 37нче урында гына. Географик яктан бик уңайлы урнашкан булса да, районда зур сәнәгать тә юк. Сәнәгать мәйданчыгында да бары тик ике генә резидент.

«Беркайда да андый нәрсә юк»

Рөстәм Миңнеханов үзара салымга да аерым тукталды. Питрәч буенча барлыгы 26 млн сум җыелган.
- Гражданнар җыйган 1 сумга 4 сум бирәбез, беркайда да андый нәрсә юк. Күп кенә районнар моннан яхшы файдалана. Кеше үзенең акчасын кертсә, ул аңа төзелгән юлга, зиратка һәм башкаларга икенче төрле карый. Мин шушы мәсьәләләргә игътибар сорыйм, - диде ул.

Сәламәтлек буенча - 37, мәгариф буенча - 33нче урында

Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан да канәгатьсезлеген белдерде.
- Халык саны үсеше буенча күрсәткечләр ярыйсы, тик белмим, сәбәпләре нидәдер, әмма сәламәтлек саклау өлкәсендә сез 37нче позициядә. Эшкә сәләтле халыкның инфаркт миокардыннан, яман шештән һәм яңа туган балалар үлү күрсәткечләре югары. Аналар үлеменең дүрт очрагының берсе сездә, 37нче урын сезне бизәми дип уйлыйм, - дип белдерде Президент һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафинга район башлыгы белән тикше­рү үткәрергә йөкләмә бирде.
Рөстәм Миңнеханов электрон юл белән табибка язылучылар арасында канәгатьсезлек белдерүчеләр саны югары булуын да ассызыклап узды.

Мәгариф буенча да эшләр мактанырлык түгел.
- Район 33нче урында һәм сез үзегезнең чыгышыгызда бу турыда берни әйтмәдегез, - дип, район башлыгына мөрәҗәгать итте Президент. Аннан соң районның мәгариф бүлеге җитәкчесен дә бастыр­ды. Аның: «Икенче ел гына эшлим», - дигәненә, «Бу синең бәхетең», - дип тә әйтеп куйды. - Сезнең район мәктәпләрендә белем алган балалар мондый билгеләр белән Казанга барып бернинди дә уку йортларына керә алмаячак.
Район җитәкчелегенә карата бик күп шелтә сүзләре әйтелсә дә, утырыш бик тыныч мохиттә үтте.
- Кимчелекләрне бетерү өс­тендә эшләргә кирәк. Алла боерса, икенче елга килербез, нинди үзгәрешләр булуын карарбыз, - дип саубуллашты Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading