16+

Руль артында йоклап китмә

Борынгылар: «Юл газабы - гүр газабы», - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Техник мөмкинлекләргә ирешсәк тә, юл-транспорт хәрәкәтендә катнашу бүген дә билгеле бер көч һәм кагыйдәләрне үтәүне таләп итә.

Руль артында йоклап китмә

Борынгылар: «Юл газабы - гүр газабы», - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Техник мөмкинлекләргә ирешсәк тә, юл-транспорт хәрәкәтендә катнашу бүген дә билгеле бер көч һәм кагыйдәләрне үтәүне таләп итә.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, автоаварияләрнең 30 проценты транспорт чараларын идарә итүчеләрне йокы басудан килеп чыга. Нык арыганлык кына түгел, ә дарулар куллану һәм апноэ да йоклап китүгә этәрә. Грек теленнән тәрҗемә ясасак, апноэ («apnoia») сулыш алу хәрәкәтләре булмау дигәнне аңлата. Бу авыру ир-атларның - 4-6, ә хатын-кызларның 2-4 процентында күзәтелә һәм ул, яшь олыгайган саен, арта бара. Апноэ гәүдә авырлыгы тиешле нормалардан артып киткән, кыска һәм юан муенлы, ике «иякле» 45-55 яшьләрдәге ир-атларда күбрәк очрый. Суда тирәнлеккә төшүче махсус әзерлекле белгечләр 7 минут сулыш алмый тора ала. Гадәти кеше исә 40 секунд. Апноэ белән «авыручыларның» йоклаганда сулыш алу хәрәкәтләре - 20-30 секундка, кайчак хәтта 2-3 минутка да тукталыш ясый. Нәтиҗәдә кеше, тыны бетеп, әледән-әле уяна. Төнлә организмы тиешенчә ял итмәгәнлектән, ул кешене көндез дә йокы баса. Мондый очракларда машина йөртү хәвефле. Авырлы хатын-кызларны да «йокы чире» сагалый. Шунлыктан руль артында озак утырмаулары, ерак юлларга чыкмаулары зарур. Өлкән яшьтәге кешеләрнең уйлау, хәрәкәтләнү һәм хәтер сыйфатлары йомшый. Гадәттә, ул 65 яшьтән башлана, ә 75 яшьтән соң тагын да көчәя. Хәер, төрле кешенең организмы төрлечә, шунлыктан, өлкән яшьтә булу автомобиль йөртергә ярамый дигән сүз түгел. Икътисади үсеш алган илләрдә аварияләрнең фәкать 5 проценты гына 64 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килә.
Статистика
- Казанда быелның 7 аенда транспорт чараларын идарә итүчеләр гаебе белән 692 һәлакәт теркәлде, аларда 38 кеше үлде, 820се имгәнде.
- Исерек шоферлар 26 авариягә сәбәпче булды, ул 2 кешенең гомере өзелүгә һәм 35 кешенең тән җәрәхәтләре алуына китерде.
- Җәяүлеләр 85 һәлакәт тудырды. 11 җәяүле үлде. Үзенең саксызлыгы аркасында, 78 җәяүле төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булды.
- 37 юл-транспорт һәлакәтендә автобус шоферлары гаепле. 45 кеше салонда имгәнүләр алды, үлүчеләр юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading