16+

«Салават күпере»ндә өй туе: йорт бәхетле, күршеләр әйбәт булсын! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанда "Салават күпере" микрорайонының Тансык урамында 13а йорты файдалануга тапшырылды.

«Салават күпере»ндә өй туе: йорт бәхетле, күршеләр әйбәт булсын! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанда "Салават күпере" микрорайонының Тансык урамында 13а йорты файдалануга тапшырылды.

Фатир ачкычларын алырга җыелган гаиләләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре дә котлады.
- Без, биредә Казанның иң матур микрорайоны булачак, дип, эшкә керешкән идек. Үзегез күрәсез, монда нинди йортлар, юллар барлыкка китерелә, тирә-юнь төзекләндерелә. Йортыгыз бәхетле, күршеләрегез әйбәт булсын! - дип, башлап фатиха бирде яңа йортка керүчеләргә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин.
Кызганыч, бер кимчелек калган.
- Әлегә ишегалдыгызда ут юк. Яктырту буенча муниципаль берәмлек белән килешү кабул итеп өлгерелмәгән, - диде Тәлгать Абдуллин. - Ишегалды да яктырыр. Иң мөһиме төзелешләр бара, мәктәп, балалар бакчалары төзелә. "Салават күпере" микрорайоны белән "Казан-2" тимер юл вокзалы арасында электричка юлы төзү проект өйрәнелә башлады.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык минстры урынбасары Илшат Гыймаев әйткәнчә, бу инде "Салават күпере" микрорайонының 10нчы кварталында файдалануга бирелгән дүртенче торак йорт. Сентябрь аенда биредә 10-2, 11-4, 12-1, 12-4, 12-5, ә ел ахырына 11-1, 11-2, 11-5, 12-2, 12-3 төзелеш санлы торак йортларны өлгертү ниятләнелә.
Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борханов әйткәнчә, республикада социаль ипотека программасын гамәлгә ашыра башлауга да инде 21 ел булган, меңнәрчә гаиләләр үз куышларына ирешкән. Республикада быел торак программалары буенча инде 109 йорт тапшырылган.
- Безнең өчен бүген-олы бәйрәм. Күпләр үз гомерләрендә тәүге мәртәбә фатир ачкычы ала. Социаль ипотека программасына теләктәшлеге өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә зур рәхмәт! - диде Регина Кәлимуллина, Тансык урамындагы 13а йортка күченүчеләр исеменнән.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты белән "Россия Федерациясе гражданнарын мөмкинлекле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" буенча Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контроль комиссиясенең күчмә утырышы яңа йорттан фатир алучыларны котлауга гына кайтып калмады, әлбәттә. Депутатлар "Салават күпере" микрорайонында төзелеш, су һәм җылылык белән тәэмин итү, канализация мәсьәләләрен күтәрделәр, норматив документлар белән эшләүгә дә игътибар юнәлттеләр.
- "Салават күпере"ндә социаль корылмалар төзелеше, транспорт элемтәсе- иң әһәмиятле мәсьәлә, - диде Рафис Борханов.
- Микрорайонда 1024 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше бара. Ләкин бина киләсе уку елына гына өлгерәчәк. Ике балалар бакчасы ачылды инде. Электричка юлын да киләсе елга төзеп бетерү максат итеп куелды. "Салават күпере" микрорайоны белән "Казан-2" тимер юл вокзалы арасын электричка 10-15 минутта узачак. "Казан-2" ягъни "Төньяк вокзал"да метрога да, җәмәгать транспортына да күченеп утырырга була, - дип аңлатма бирде Илшат Гыймаев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading