16+

Шәһәр ишегалдында абрикос белән әстерхан чикләвеге үстерәләр

Казанның Фучик урамы 104нче йорт ишегалдында әстерхан чикләвеге белән өрек үсә.

Шәһәр ишегалдында абрикос белән әстерхан чикләвеге үстерәләр

Казанның Фучик урамы 104нче йорт ишегалдында әстерхан чикләвеге белән өрек үсә.

Дөрес, бу экзотик агачларны тиз генә табып булмый. Бу йортка озак еллар хезмәт күрсәтүче механик Рәис абый да әстерхан чикләвеге дигәч, гаҗәпләнеп куйды.
Янәшәдәге ишегалдында чия, слива, алмагач үсә, ә менә чикләвек, өрекне беренче ишетәм. Үсә алмыйдыр ул безнең якларда, мин бакчамда өрек утыртып караган идем. Шау чәчәк тә атты, әмма, җимеше булмады, – дип сөйләде безгә.
Ә чикләвек чынлап та бар икән. Йорт артындагы бакчада агачын да, чикләвеген дә эзләп таптык.

 – Кибеттән сатып алынган чикләвекне әбиебез 20 еллар элек утырткан булган. Без аңа игътибар да бирми идек, ә быел алмага охшаган җимешләр күреп исем китте. 20 елга беренче тапкыр чикләвекләр барлыкка килгән. 15-20ләп чикләвек булгандыр. Кызганыч, үзем берсен дә кабып карый алмадым. Балалар, кешеләр ашап бетерде, – ди Сергей Поводырев.
Алма кебек җимеш өлгергәч, яшел кабыгын сала, аның эченнән без кибетләрдә күреп өйрәнгән коңгырт тышлы әстерхан чикләвеге чыга икән. Бер чикләвекне яшел кабыгында килеш тә таптык әле.

– Элек бу агачны бар дип тә белми иделәр, хәзер гел аның янында кеше, фотога төшерәләр, төбеннән гел нидер эзлиләр. Никтер агачны әби төньякка утырткан. Салкын кышларны үсенте авыррак кичерә, көзге суыкта да яфраклары шәлперәеп төшә, шулай да агач яши, – ди Сергей.
Өрек тә бар. Анысы йорт алдында үсә. Аннан Сергейның әнисе Элла ханым кайнатмалар да әзерли икән. Йорт ишегалдын яшелләндергәндә, кемдер подъезд ишеге төбенә бер үсенте калдырып киткән булган. Элла ханым аны утырткан. Нинди агач икәнен дә белмәгәннәр. Яз көне гадәти булмаган чәчәккә күмелгән бу агачны күреп күпләр сокланган. Беренче җимешләрне күргәч кенә, агачның өрекнеке икәнен аңлап алганнар. Шуннан бирле тынычлыкта калдырганнары юк, ди.

Агачка үрмәлиләр, җимешләрен алырга телиләр, ботакларын сындырып бетергәннәр.
– Өрек тәмле, әмма агач бала-чага өчен куркыныч. Алар бит аны-моны уйлап тормыйлар, бер кыз быел җимешен алам диеп менгән җиреннән аркасы белән рәшәткәгә егылып төшкән. Бәласеннән баш аяк, бәлки агачны кисеп тә атасы булыр, – ди Сергей.


Фәрит Гыймранов, тәҗрибәле агроном:
 – Бездәге климатка яраклы дөрес сортларны сайласаң, әстерхан чикләвеге безнең якларда үсә. Әле быел күрше Чуваш республикасында бер бакчачының әстерхан чикләвеген күреп кайттым. Ә өрекнең безнең республикада үсүенә гаҗәпләнәсе юк. Быел үзем дә берничә төп өрек утырттым. Ул салкынга чыдам үсенте.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading