16+

Булдыралар, җир җимертеп эшлиләр. Комачауламыйк аларга!

Кукмара Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен орден белән бүләкләнгән иң беренче район.

Булдыралар, җир җимертеп эшлиләр. Комачауламыйк аларга!

Кукмара Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен орден белән бүләкләнгән иң беренче район.

Тәүлегенә 300 тонна сөт саву күрсәткеченә ирешкән иде алар. Ә менә район үзәгендә халык өчен бөтен шартлар да тудырылганмы икән соң? Шуны белешү максатыннан Кукмарага юнәлдек. 

Шәһәр Казаннан 2,5 сәгать юл аралыгында урнашкан, анда берничә төрле маршрут буенча барып була. Арча ягыннан да мөмкин, Саба ягыннан да яхшы, Мамадыш аша да уңайлы. Кукмара Киров өлкәсе белән чиктәш. Вятка Аланы бистәсенә җирле халык кунакка баргалый. Район үзәгенең стеласы бик матур, юлы да әйбәт кенә күренә. Хәер, Кукмарага Саба ягыннан килгәндә берничә урында асфальт мактанырлык түгел, әмма күп урында ул яңартылган. Эш дәвам итә дип аңладык. Юл проблемасы турында сөйләшү барышында район башлыгы Сергей Димитриев та бу хакта әйтте. 

Кукмара дигәч, күз алдына нәрсә килеп баса? Әлбәттә, киез итек басу фабрикасы. Шәһәр үзәгендә, район хакимияте бинасы каршында аңа һәйкәл дә куйганнар. Сүз уңаеннан, бинага ремонт ясыйлар иде. Аның каршында зур мәйданда Ленин һәйкәле балкып тора. Кукмара шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин әйтүенчә, бу урынны бераз яшелләндереп җибәрергә кирәк. Шул нисбәттән кайбер урыннарындагы ташларны алачаклар, аның урынына чәчәкләр утыртырга планлаштыралар.

Хакимияттән ерак түгел “Ленин бакчасы” дигән сквер бар. Анда төзекләндерү эшләре 2021 елда башланган һәм ул алга таба да дәвам итәчәк. Якында гына велосипедта йөрү өчен юл ясалган, анысын да озынайтачаклар. Гомумән, үзәк булып саналган Ленин урамына элеккеге вакытлардагы кебек таш түшәп, аннан тарихи почмак эшләргә уйлыйлар. Аннан ерак түгел генә янгын сүндерү часте, балалар спорт мәктәбе, иҗат йорты һәм район мәдәният йорты урнашкан.

Шунысы игътибарга лаек, биналарның күбесенә яхшы ремонт эшләнгән, биредә килбәтсез кыяфәттәге йортларны күрмәссең. Район мәдәният йорты Мәскәүдәге Зур театрны хәтерләтә, биек һәм матур колонналар белән эшләнгән. Яңа Никахлашу үзәген һәм аннан ерак түгел генә урнашкан боз сараен узып киттек. Кукмарада мондый матур һәм кирәкле объектларның булуы куандыра. Шәһәрдә 17 777 кеше яши икән, аларга ихтыяҗ зур. 

Күп кенә район чаралары үзәк мәйданда уза икән. Якында гына лицей. Шәһәрдә ага торган кечкенә генә елганы төзекләндереп, шуның янында зур гына парк эшләп куйганнар. Бигрәк шәп килеп чыккан ул! Бөтен халык шушында ял итә, диләр. Парк кичен утлар белән матур итеп яктыртыла. Кукмара белән танышып йөргәндә күпфатирлы йортларның күплеген абайладык. Дөрес, капиталь ремонт аша узганнары гына сирәк. Анысының үз технологиясе бар: бюджет акчасын һәр районга тигез итеп бүләргә кирәк бит, шунлыктан елга 2-3 йортны гына яңарталар.

Капиталь ремонт ясалганнары исә бик матур күренә. Менә үзәк хастаханәгә килеп җиттек. Быел аның янындагы җирләрне дә төзекләндерәчәкләр. Ленин урамындагы кебек үк таш җәеп, велосипедлылар өчен уңайлыклар тудырачаклар. Әле шундагы бер күперне дә яңартырга ниятлиләр. Ленин урамына параллель яңа Тимер юл урамы төзеп яталар. Әйе, Кукмарада поездлар да бар. Ринат Хәйруллин моның бернинди авырлыгын да күрми, бер генә нәрсә бар: тимер юл аша чыкканда составларның узып киткәнен көтәргә кирәк. Тиздән анысын да хәл итәчәкләр, аның өстеннән китә торган юл эшләргә уйлыйлар. Шушы урамда ук Дәүләт торак фонды яңа йорт төзеп ята. Бу да яхшы фал, димәк, халык район үзәгендә калырга ниятли дигән сүз. 
Кукмараның үзенең шәп кенә футбол стадионы бар, ул Ринат Шакир улы Мөхәммәтшин исемен йөртә. Урыны ошады, урман янында ул, ерак түгел кечкенә генә таулар да күренә. Район үзәге буйлап алга таба киттек. Балалар бакчасында ремонт ясыйлар. Мондый социаль объектларны яңартырга кирәк, чөнки киләчәк буын җылы һәм матур бинада тәрбияләнергә тиеш. Сүз уңаеннан, шәһәрдә 10 балалар бакчасы исәпләнә. “Гафиятуллин 1” микрорайоны күңелгә кереп калды. Монда 18 бөтен уңайлыклары булган күпфатирлы йорт урнашкан, биредә күбрәк яшь гаиләләр яши. “Барс арена” дип аталган өр-яңа спорт комплексына килеп җиттек. Анда халык волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, каратэ һәм самбо белән шөгыльләнә.

Бөтен төр җиһазлары булган фитнес-залы да бар. Бинаның икенче катыннан Кукмарага күз салдык. Кая карама, яңа йортлар, яңа урамнар, кыскасы, шәһәр үсә. “Барс арена” янында спорт паркы төзергә керешкәннәр. Игътибарымны җирдә ятучы ак шарлар җәлеп итте. Баксаң, алар урамны яктырту ролен үтиләр икән. Андый шарлар шәһәр буйлап тезелеп киткән. Бик матур күренә. Шунысын да әйтергә кирәк, Кукмарада автобус тукталышлары яңача итеп эшләнгән. Кайбер район үзәкләрендә алар искереп беткән. Монда әлеге мәсьәләне хәл итә алганнар. 

Манзарас дигән авылга да кереп чыктык. Ул элек аерым торак пункт булган, ә бүген исә Кукмара эчендә калган. Бөтен урамнарында да асфальт түшәлгән, яңа йортлар салынган. Тиздән нәкъ менә шушы авыл өчен мәктәп һәм балалар бакчасы төзергә уйлыйлар. Шунда ук чиркәү белән мәчет тә торгызырга исәпләре бар. Ринат Хәйруллиннан эш белән тәэмин итү турында кызыксынып алдык. Объктлар төзелә һәм яңартыла, ә кем өчен соң? Баксаң, Кукмарада эш күп икән, киресенчә, эшләргә кеше җитми. Киез итек, савыт-саба җитештерү заводлары, тегү фабрикасы, сәнәгать паркы резидентлары уңышлы гына җитештерү белән шөгыльләнәләр. 

Бер шәп җиргә килеп җиттек. Кукмараның 3нче номерлы мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Ремонтлары бик ошады, гадәттәгечә бөтен җирдә дә кулланыла торган материаллардан түгел, башкачарак, зәвыклырак итеп ясаганнар. Мәктәп эчендә дә коридорлары, бүлмәләре, спорт залы, актлар залы, ашханәсе яңартылган. Мондый бинага укырга йөрисе генә килеп тора. Бу гына түгел, бүген монда 375 балага исәпләнгән яңа корпус төзеп яталар. Шулай итеп, киләсе уку елында әлеге мәктәптә мең ярымга кадәр укучы белем алачак. 

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев халыкны борчый торган иң зур сораулар су һәм юл проблемалары дип әйтте. Шулай да, бу юнәлеш буенча эшләр ярыйсы гына башкарыла. Әйтик, күптән түгел генә шәһәрдәге 43 чакрым юл начар хәлдә булган, бүген әлеге мәсьәлә хәл ителгән. Газ белән тәэмин итү программасы да халык өчен тормышка ашырылган, хәзер проблема юк. Җитәкче фикеренчә, Кукмарага күңел ачу объектлары, кафе һәм ресторан, сәүдә үзәге кирәк. Тиздән район үзәгендә боулинг үзәге төзергә уйлыйлар, яшьләр өчен мәйданчык та зарур.

Быел абыйлы-энеле Комаровлар гаиләсенә караган мәдәни мирас объектында ремонт эшләре төгәлләнәчәк. Анда кунакханә һәм ресторан урнашачак. Төзекләндерү эшләре дә дәвам ителә, велосипедта йөрү юлы һәм тротуар белән мөһим артерияләр кушылачак, Җиңү паркын яңартырга телиләр. Сергей Димитриев белдерүенчә, 2016 елда ачылган сәнәгать паркы бүген тулган. Тагын берне төзергә хыялланалар, аның өчен 98 гектар җир бүленеп бирелгән. Шунысы билгеле, Кукмара районына тәүлегенә 300 тонна сөт саву хөрмәтенә медаль биргәннәр иде. Ә инде быел июньгә әлеге күрсәткечне 500 тоннага җиткермәкчеләр. Кукмаралар булдыралар, җир җимертеп эшлиләр. Комачауламыйк аларга!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading