16+

Әтиләр көне кирәкме?

Россиядә рәсми рәвештә Әтиләр көне барлыкка килергә мөмкин. Мондый тәкъдим белән Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин чыккан. «Известия» хәбәр иткәнчә, әлеге вакытта тәкъдим Президент администрациясендә карала.

Әтиләр көне кирәкме?

Россиядә рәсми рәвештә Әтиләр көне барлыкка килергә мөмкин. Мондый тәкъдим белән Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин чыккан. «Известия» хәбәр иткәнчә, әлеге вакытта тәкъдим Президент администрациясендә карала.

- Тәкъдимне хәзер Президент карый, ул аның өстенлеге. Әгәр ул кирәк дип тапса, кабул итәр. Минем уйлавымча, бу - файдалы дата. Мондый игътибар, балалар тәрбияләгәндә, әтинең роле әнинекеннән бер дә ким түгеллеген искә төшерергә ярдәм итәчәк, - дигән Сидякин.

Исегезгә төшерәбез, бу хактагы сүзне Сидякин беренче тапкыр 2014 елда ук кузгаткан иде. Депутат Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп узарга тәкъдим итә.


Наил Латыйпов, Яшел Үзән районының «Әтиләр булдыра» дип исемләнгән әтиләр җәмгыяте рәисе, 12 бала әтисе:
- Бу көн әлбәттә кирәк. Ул әтиләрнең абруен тагын да күтәрәчәк. Ир-атның абруе булган, аны хөрмәт иткән гаиләдә тәрбияләнгән балалар да бәхетле булып үсә. Бик күп баланы үз канатлары астына сыендырган гаиләләр турында еш сөйләнә, күп языла. Ә улларын-кызларын ялгызы гына тәрбияләүче ир-атлар да бар бит. Кайвакыт алар күләгәдә кала. Бу бәйрәм рәсми төстә кабул ителсә, аларга да игътибар артыр, бәлки дәүләт дәрәҗәсендә тагын башка төрле өстәмә ярдәмнәр дә булыр иде.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading