16+

Уңда да, сулда да – чокыр

Казан урамнары юлларын төзекләндерү эшләре төзәтүгә түгел, ә җимерү корткычлыгына охшаган.

Уңда да, сулда да – чокыр

Казан урамнары юлларын төзекләндерү эшләре төзәтүгә түгел, ә җимерү корткычлыгына охшаган.

Мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде. «Иртән иртүк руль артына утырып, шәһәрне карап йөрдем һәм минем Казан урамнарында автомобильдә йөрү теләгем юкка чыкты. Төзекләндерелгән дип саналган юллар көтү узып киткән урынны хәтерләтә: тоташ тигезсезлек, сыйфатсыз. Чокыр ямау эшләре Сабан туена кадәр сузылмасын», - диде мэр үтә дә канәгатьсез төстә.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов аңлатма биргәнчә, бу язда 42 мең 345 квадрат метр юл өслеге төзекләндереләчәк. Шуның 3 мең 600 квадрат метр өлешендә генә эш башкарылган әле. Көньяк трасса, Оренбург тракты, Җиңү һәм Ямашев проспектлары, Декабристлар урамы юллары аеруча ватылган. Чокырларны ямауда яңа технология - «салкын асфальт» кулланыла. Һава температурасы +5 градуска күтәрелгәч, гадәти асфальт түшәү башланачак, эш темпы да тизләтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading