16+

«Ул безне Газраилгә дә гашыйк итте»

Милли китапханәдә үткән «Театр кунакханәсе»нең чираттагы кунагы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев иде.

«Ул безне Газраилгә дә гашыйк итте»

Милли китапханәдә үткән «Театр кунакханәсе»нең чираттагы кунагы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев иде.

Аның кыскача тормыш юлы белән Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша таныштырып узды. Гадәттәгечә, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев тә әлеге очрашуга бик теләп килгән. «Равил абыйның һәр шөгыле безне шаккатыра. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә ул безне Газраилгә дә гашыйк итте. Сезнең кайда күргәнегез бар Газраилне яратканнарын. Ул комик рольләрне уйнаганда да йөрәгендә фаҗига ята. Мин аңа Дон Кихот ролен уйнатыр идем», - дип белдерде Разил Исмәгыйль улы.
Заманында Т.Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә Равил абый Галим роле белән безнең күңелләрдә калган иде. Бүген әлеге образны гәүдәләндергән Фәнис Җиһанша шундый артисттан соң уйнауны зур горурлык дип саный. «Сезнең киемнәрне миңа уйнап туздырырга язсын», - дигән теләген дә әйтми кала алмады ул. Биредә дә алар, Алсу Каюмова белән бергә, әлеге спектакльдән бер өзек күрсәттеләр.
Кичәне алып барган Фирдәвес Имамованың артист иҗатын өйрәнү өчен күп мәгьлүмат туплаганлыгы күренеп тора. Равил Шәрәфиев үзенең моңсу балачагын да хәтерендә яңартып алды. Кияргә кием юклыктан урамда уйный алмаулары да, мәктәптә укыганда язарга дәфтәр, ручка булмаулар да күңеленә сеңеп калган аның. Бервакыт болында яланаяк йөргәндә, шөпшә бот тирәсен чаккач (оясын туздырганнан соң) ничек итеп өйгә йөгереп кайтканын да беркайчан да онытмый артист.
Равил Шәрәфиев театрда эшли башлагач та тиз генә танылып китә алмавын да яшермәде. Ул үзен таныткан рольләрнең берсе итеп Американны саный. Бүген дә сәхнәгә чыгу артист өчен анда беренче аяк баскан кебек икән. Равил абый кичәдә тамашачы хозурына Ф. Яруллинның «Бәйрәм кунаклары» дигән шаян хикәясен тәкъдим итте. Театрның яшь артистлары исә кичәне халык җырлары белән бизәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading