16+

Васил Шәйхразиев: “Мисырдан кайткан иң соңгы турист үз багажын алганчы эшләячәкбез”

Бүген иртәнге сәгать 5тә "Казан" Халыкара аэропортында Мисырга очышларны туктату белән бәйле мәсьәләләр буенча республика штабы киңәшмәсе булды.

Васил Шәйхразиев: “Мисырдан кайткан иң соңгы турист үз багажын алганчы эшләячәкбез”

Бүген иртәнге сәгать 5тә "Казан" Халыкара аэропортында Мисырга очышларны туктату белән бәйле мәсьәләләр буенча республика штабы киңәшмәсе булды.

Штабның җитәкчесе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев Хургададан 41950 рейсы белән кайткан туристларны каршы алды, аэропортның эш шартларын шәхсән тикшерде, төрле хезмәтләрнең докладларын тыңлады, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Әлеге рейста очкан 227 пассажирның һәммәсе исән-имин кайтып җиткән. Туристлар очышларны туктату белән бәйле вазгыятькә аңлау белән карый.

10 ноябрь иртәсенә Мисырдан Татарстанга 8 рейс белән барысы 1785 пассажир кайтты, аларның 445е балалар. 7 рейсны "Казан" аэропорты һәм 1 рейсны "Бигеш" аэропорты кабул итте. Барлык рейслар да аэропортларга багажсыз кайта, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе оператив төркеме җитәкчесе Рафаил Мотыйгуллин.
Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, Мисырда Татарстан аэропорты аша очкан тагын 2200гә якын турист кала. Барлык туристларны алып кайтып бетерү өчен тагын 13 авиарейс кирәк. Ахыргы рейсны 18 ноябрьдә кабул итәчәкләр.

"18 ноябрьдән соң да тынычланырга кирәкми. Бу датага безнең эшнең беренче, иң мөһим этабы тәмамланачак. Пассажирларга багажларын биреп бетергәч, штаб үз эшен тәмамлады дип санап булачак. Оператив штаб соңгы чемодан хуҗасына тапшырылганчы эшләячәк", - дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев.

«Внуково» аэропортында багажларны кабул итү һәм тапшыру буенча эш оештырылган. 9 ноябрьдә "Казан" аэропорты Мисырдан Мәскәү аша даими авиарейсларда кайткан багажларны кабул итә башлады. 10 ноябрь иртәсенә 17 багаж кабул ителгән, аларның 5се тапшырылган, 12се саклануда кала.

Багажлар Мәскәүдән пассажирлар кайтканнан соң 2-3 көн тоткарлык белән китерелер дип планлаштырыла. Кайткан пассажирның багажы Татарстанга китерелүгә, тиешле хезмәтләр заявкада күрсәтелгән телефон номерлары буенча аның хуҗасына шалтыратачак. Туристлар кайтканнан соң вакыт күбрәк узган булса, багаж турында (843) 254-00-80 номеры буенча белергә була. Пассажир башка төбәктә яши торган булса, багажын үзе ала алмаса, «Почта России» хезмәтеннән файдаланырга була.

"Бүген без пассажирларны каршы алуның оештырылганына инандык. Туристлар исән-имин кайтып җитә һәм уңайсызлыклар килеп чыкмасын өчен барлык шартлар да булдырыла. Хәзер логистиканы һәм багажларны җиткерү механизмын җайга салырга кирәк. Икенче очрашу вакытында әлеге мәсьәлә турында фикер алышырга тәкъдим итәм", - дип сүзен йомгаклады Васил Шәйхразиев.

Фото: tatar-inform.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading