16+

“Вконтакте” кавыштыра да, аера да. Виртуаль дөнья хикмәтләре

- Фотоны «В контакте"га куярсың яме, ярар «в контакте» аша язышырбыз!

“Вконтакте” кавыштыра да, аера да. Виртуаль дөнья хикмәтләре

- Фотоны «В контакте"га куярсың яме, ярар «в контакте» аша язышырбыз!

Күпләр шулай сөйләшә хәзер, мәгълуматны интернет аша ала, тере аралашуны социаль челтәрләргә алыштыра. Ниндидер бер чир кебек ул социаль челтәрләр. Көненә бер тапкыр шәхси битеңне тикшереп чыкмасаң, нидер эшләргә онытылган кебек, кайберәүләр интернетка шуның кадәр бәйле ки, хәтта, ашаганда, йокларга ятканда, транспортта барганда да күзен телефоныннан алмый.

«В Контакте» социаль челтәре 2006 елда эшли башлады. Бүген исә сайтта 290 миллионнан артык кеше теркәлгән. Бу әле популяр социаль челтәрләрнең берсе генә. Күптән күрешмәгән танышлар белән аралашу, ерактагы туганнарның хәлен белешер өчен менә дигән шәп чара инде үзе - интернет. Тик менә социаль челтәрләрнең кимчелекле яклары да юк түгел.

Яшел Үзән районының бер авылында "ВКонтакте" сайты аркасында таркалган гаиләне дә беләм. Хатыны иренә әйтми генә социаль челтәр аша беренче мәхәббәтен эзләп тапкан, аралары ерак булса да, болар бик актив аралаша башлаганнар. Бөркөнне очрашырга ук уйлаганнар. Хисләре кабат кабынган, күрәсең. Очрашулар ешайган, интернет аша көне-төне аралашу араларын якынайткан. Тик без капчыкта ятмый диләрме әле. Боларны хатынның ире белеп алган. Сүндерелмичә калган компьютерда ул хатынының "В Контакте"дагы битен ачып, барлык смсларны укыган, сөяркәсе барлыгын аңлаган. "ВКонтакте"дагы аралашулар бу парның аерылышуына бер сәбәп кенә булгандыр, бәлки. Ничек кенә булмасын, гаилә таркалды. Теге хатын сөяркәсе белән дә кавышмады. Очрашуларын дәвам иттерәләр анысы. Тик нәкъ менә интернет аша аралашып яшәгәндә генә мәхәббәт ниндидер серле булып кала, имеш.

Хәзер егетләр-кызларның да күбесе социаль челтәрдә генә таныша, аралаша бит. Сеңлем дә булачак ирен шул сайт аша тапты. Интернет аша аралаштылар, смслар белән генә сөйләштеләр.

- Ник очрашмыйсыз? Театр, кинога бармыйсыз? - дигәнемә:

- Хәзер интернет заманы ләбаса, болай күпме вакыт янга кала, интернет булганда нигә күрешеп, очрашырга ди, барысын да язарга була бит, ватсап аша минут саен мәгълүмат җибәреп торырга мөмкин, - дип гаҗәпләндергән иде ул мине.

Армиядә хезмәт иткән энекәшебез дә безнең белән "ВКонтакте" аша аралаша. Хат язулар күптән онытылган. Югыйсә, конвертны ачып кәгазьне кыштырдатып солдат хатын уку үзе бер рәхәт.

Соңгы арада сайтта бер танышым икәү булды. Элекке бите дә бар, елмаеп төшкән фотосы да тора, ул исә тагын бер битен булдырган. Кинәт, шул яңа теркәлгәненнән әллә нинди реклама тәкъдимнәре, төрле төркемнәргә чакырулар килә башлады. Кыскасы, көне буе смслар җибәреп тәмам туйдыра башлады бу мине. Шалтыратсам, танышым бу хакта үзе белми дә икән. Баксаң, аның фотосын кулланып кемдер яңа бит ачкан да, танышым исеменнән язып ята. Реклама тарата. Шундыйрак очраклар турында тагын ишеткәнем бар. Берәүнең битен "ватып" аның исеменнән төрле әшәке сүзләр, эротик видеолар җибәреп ятканнар иде. Таныш апаның беренче курста укучы кызын ярымшәрә килеш бер егет белән урын-өстендә фотога төшереп "ВКонтакте"га урнаштырганнар. Бу нәрсәнең монтаж икәнен кайдан аңласын авыл хатыны? Кемнеңдер явыз мәзәге кешенең тормышын җимерергә мөмкин икән бит...

"ВК"дагы битеңне ватарга ярдәм итүче махсус хакерлар да җитәрлек. Россия Җинаять кодексының 272 маддәсендә бу закон тарафыннан тыелса да, хәтта "Авито.ру" сайтында да моның белән шөгыльләнүчеләр җитәрлек. Дөрес, алар берсе дә ачыктан-ачык бу хакта әйтми. Әнә, Дмитрий дигәненә шалтыратам, сайтлар ясаучы үзе.

- "ВКонтакте" дагы бер кешенең шәхси битен ачарга кирәк. Ярдәм итә аласызмы? - дим.

- Була. Тик менә вакыт ягыннан гына озаккарак сузылырга мөмкин. Хәер, таныш хакерым бар. Аңа әйтсәң, берничә көндә башкара ала, - ди.

- Бу хезмәт кыйбатмы?

- Мең сум тирәсе... Гадәттә, эш эшләнгәч түлиләр, - ди.

Кыскасы, саграк булсаң, комачауламый. Кайберәүләр иртән нәрсә ашаганын, ире нәрсә бүләк иткәнен, бөтен фотоларын шунда урнаштырып бара, шунда яши, кыскасы. Ә кемдер моны үз файдасына кулланырга мөмкин. Көнчеләр, кызык эзләп зыян салучылар җитәрлек, ләбаса. Виртуаль дөньяда түгел, чын тормыш белән яшәсәк иде.

Фото whatithinkabout.info сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading