16+

Ярдәм кулы сузыйк!

Быелгы кебек афәтле җәйне аксакаллар да хәтерләмибез, диләр. Яшенле яңгырлары гына түгел, җил-давыллары да күп булды. Безнең Нурлат районын да бу җәйдә табигать төрле яклап сынады. Моңа кадәр күрелмәгән көчле өермәләр шаһиты булдык. 1 июнь көнне хәтта ике тапкыр көчле өермә үтте районыбыз аша. Ә менә 5 августта булган өермә...

Быелгы кебек афәтле җәйне аксакаллар да хәтерләмибез, диләр. Яшенле яңгырлары гына түгел, җил-давыллары да күп булды. Безнең Нурлат районын да бу җәйдә табигать төрле яклап сынады. Моңа кадәр күрелмәгән көчле өермәләр шаһиты булдык. 1 июнь көнне хәтта ике тапкыр көчле өермә үтте районыбыз аша.

Ә менә 5 августта булган өермә Нурлат шәһәренең 8нче урта мәктәбендә техник персонал булып эшләүче Михеева Алевтиналарның Лобачевский урамындагы үз көчләре белән, бик авырлык белән төзегән яңа йортларының түбәсен каерып атты. Өйдәге барлык җиһаз яраксыз хәлгә килде. «Өй төзер өчен алган кредитыбыз да түләнеп бетмәгән, бик зур бит әле, ни хәлләр яшәрбез?!» - ди Алевтина, күз яшьләренә буылып.

Мәрхәмәтле кешеләр! «Ил төкерсә, күл була», - дигән бабаларыбыз. Бүгенге көндә бу гаиләгә 10 сум да - зур акча. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап номеры: 4244 3695 1511 0242 - (Ак Барс).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading