16+

«Йолдызлык» лауреатлары ГИТИСта укыячак

«Созвездие - Йолдызлык» фестивалендә катнашучы 24 бала ГИТИСка тәкъдим ителгән.

«Йолдызлык» лауреатлары ГИТИСта укыячак

«Созвездие - Йолдызлык» фестивалендә катнашучы 24 бала ГИТИСка тәкъдим ителгән.

Билгеле булганча, фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты белән үтә. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүз­ләренчә, «Йолдызлык» фестивале республика брендына әверелгән, ә РФ Президенты Владимир Путин башка төбәкләргә бу фестивальне үрнәк итеп куя. Талантлы балаларны үстерү һәм аларны зур иҗат, тормыш юлына чыгару гына түгел, иҗади эшләүче педагогларга ярдәм итүгә корыл­ган әлеге фестиваль быел унөченче тапкыр үткәрел­де. Анда 13 ел эчендә 5-21 яшьләрдәге 700 меңнән артык кеше катнашкан.
Еллар үтү белән, фестиваль шул кадәр камил­ләшкән ки, анда катнашучы яшь талантлар Казан дәүләт консерваториясенә һәм
ГИТИСка кабул итү өчен сайлап алына. Быел да 24 яшь талант ГИТИСка укырга керергә лаек дип табылган. «Әлеге фестиваль - иҗат элитасын формалаштыруның бер юлы ул», - дип белдерде Д.Туманов.
«Йолдызлык» лауреатлары Татарстаннан читтә дә билгеле. 2010 елда фестиваль концерты легендар М.Горький исемендәге МХАТ сәхнәсендә дә үткән. Россиянең башка төбәк­ләренә дә концертлар белән чыгу планнары бар. Шулай ук Кырымда, «Артек» лагеренда, Универсиада кунаклары алдында чыгышлар көтелә.
Дмитрий Туманов үз­ләренең аерым эш юнәлеше итеп эксперименталь музыка театрын оештыруны да билгеләп үтте. Анда фестиваль лауреатлары һәм җиңүчеләре тупланачак. Моның өчен Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрының элекке бинасы тәгаенләнгән. Генераль продюсер фикеренчә, «Йолдызлык» Россиядә сәләтле балалар һәм яшүсмерләр бе­лән эшләүдә әйдәп баручы булып тора. Татарстан яшь талантлар белән эш­ләүдә зур күләмле система барлыкка китергән бердән­бер төбәк санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading