16+

90 яшьлек Гөлҗәүһәр Борһанова: «Бергә булмасак та, тормышымда шундый әйбәт кешене очратуым белән дә бәхетле мин»

Арча районы, Урта Пошалым авылының иң өлкән кешесе Гөлҗәүһәр апа Борһанова быел 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршыларга җыена. Шушы күркәм яшендә дә Коръәнне гарәпчә укып, «Ак Барс» хоккей командасына теләкләр тели-тели, догалар укый-укый чын күңелдән җан атып утырган әбекәй озын гомерле булуының серен сабырлыкта һәм сәяхәт итүдә, ди.

90 яшьлек Гөлҗәүһәр Борһанова: «Бергә булмасак та, тормышымда шундый әйбәт кешене очратуым белән дә бәхетле мин»

Арча районы, Урта Пошалым авылының иң өлкән кешесе Гөлҗәүһәр апа Борһанова быел 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршыларга җыена. Шушы күркәм яшендә дә Коръәнне гарәпчә укып, «Ак Барс» хоккей командасына теләкләр тели-тели, догалар укый-укый чын күңелдән җан атып утырган әбекәй озын гомерле булуының серен сабырлыкта һәм сәяхәт итүдә, ди.

- Мин бик сабыр булдым. Кешеләр белән бәхәсләшеп, алар белән сүзгә килергә бер дә яратмадым. Юлымда гел әйбәт кешеләр генә очрады. Укучыларым да, хезмәттәшләрем дә бик яхшы булдылар. Озак еллар узса да, хәл белешеп, хәбәрләшеп торабыз, - ди Гөлҗәүһәр апа.
Ул гаиләдә төпчек бала булып туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1942 елда педагогика училищесына укырга кергән.

- Сугыш еллары иде бит - уку дәвере кыска булды. Ул вакытларда колхозда төрле эшләрдә эшләдек, I курстан соң урман ташырга җибәрделәр. 1945 елны башлангыч сыйныфларны укыта башладым. Аннан соң Түбән Пошалымда эшләдем, институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, 1950 елдан башлап пенсиягә чыкканчы, татар теле һәм әдәбиятын укыттым. Шул чорларда газеталарда кыска гына язмаларым да басылды. Элек бит укучылар күп иде, шунлыктан өч сменада эшләдек. Укыту белән хезмәт бергә алып барылды. Гаиләбездә ир баладан абый гына иде. Ул да сугышта үлеп калды. Әти-әнине тәрбия­ләү безнең өстә булды. 70нче елда училищега эшкә чакырганнар иде дә, өлкән яшьтәге әти-­әнине калдырып китәсем килмәде, - ди ул.
Гөлҗәүһәр апаның балалары булмаган. Чәчләре чәчкә бәйләнгән кешесе белән дә тормыш­лары барып чыкмаган - юллары тиз аерылган. Бүгенге көндә ул апасының кызы Нурзада Шәфие­ва гаиләсендә яши.

- Туганнарым, аларның балалары күп булгач, үземне якын итеп торгач, ялгызлыкны да сизмәдем мин. Бик яхшы тәрбия­лиләр, Аллага шөкер, - ди ул.

Хәер, Гөлҗәүһәр апа үзе дә сөбханалла әле. Озак еллар авылда абыстай вазифасын башкарган. Егермедән артык мәетне юып, соңгы юлга озатырга туры килгән аңа. Бүген дә күзләре күрә, намазларын-догаларын калдырмый, үзлегеннән гарәпчәне өйрәнеп, Коръән укый.
- Аллага шөкер, тормышымнан канәгатьмен, пенсияне дә яхшы түлиләр. Авылда ашта булмаган кешем юк. Күрше авылларда да күп кунак булдым. Әти-әнием дә бик гыйлемле, укымышлы кешеләр иде. Кызганыч, ул елларда дин турында гына сөйләргә ярамады. Әтием Борһан, бик үгетләгәч, танышының улына никах укыды. Килен кеше шул никах укытылу турында райкомга барып әйткән. Мине чакыртып: «Әтиеңә әйт, дин тыела», - дип кайтардылар. Әти әни үлгәннән соң 16 ел яшәп, 88 яшендә дөнья куйды, - дип искә ала әбекәй.

- Безнең апабыз - заманча әби ул. Дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар. Бик күп сәяхәт иткән кеше. Аның озын гомерле булуының сере дә әнә шуңа бәйледер, дип уйлыйм, - дип сүзгә кушылды Нурзада апа.

- Әйе шул, балаларым булмагач, бик күп шәһәрләр буенча сәяхәт иттем бит мин, - дип елмая Гөлҗәүһәр апа. - Ике тапкыр Новосибирскида булдым. Анда театрларга барып, Себер татарларының тормышы белән таныштым. Аннан соң РОНОда географ булып Мансур Мусин дигән кеше эшли иде. Ул безне туристик походларга йөртте. Ул елларда Свердловск, Миасс, Златоуст, Ташкент һәм башка шәһәрләргә бардык. Мондый мөмкинлекләр булу - бик зур бәхет бит ул. Дөнья күреп, кешеләр белән аралашып йөрүемә шатланып туя алмыйм, менә хәзер дә бик барыр идем, булмый гына...
Шулай да озын тормыш юлында зур югалтуы булган аның. Гөлҗәүһәр апа сөйләвенчә, ул озак вакыт Әдһәм исемле егет белән аралашып йөргән. Киләчәктә тормыш корабыз, дигән планнары да булган. Әмма кыз институтны тәмамлап, кулына диплом алган елның көзендә егет машинадан егылып һәлак булган.

- Аны уйламаган, догадан калдырмаган көнем юк. Бик сагынам үзен. Бергә булмасак та, тормышымда шундый бик әйбәт кешене очратуым белән дә бәхетле әле мин. Сагыныр кешең булу да бәхет ул. Кияүгә чыккан кешем дә Әдһәм исемле иде. Җан атып йөргән кешемнең исеме җирдә ятмас, дип барган идем... Әмма аның белән озак яшәмәдек. Тормыш йомгагым менә шулай үз җаена акрын гына тәгәри бирә, - дип озатып калды безне гомере буена күңелендә мәхәббәтен сүндерми саклаган Гөлҗәүһәр апа.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading