16+

Әнисен коткара алмаган

Казанның Депутат урамындагы шәхси секторда иске агач йорт янып көл булган. Кызганычка, йорт эчендәге бар кеше дә чыгып котыла алмаган шул. Ялкын телләре бүлмәне көтмәгәндә чолгап алгач, биредә яшәүче ханым үзе дә беренче чиратта 7 яшьлек улымны коткарыргамы, әллә параличланып урын өстендә ятучы карт әнинеме дип ике ут арасында калган....

Казанның Депутат урамындагы шәхси секторда иске агач йорт янып көл булган. Кызганычка, йорт эчендәге бар кеше дә чыгып котыла алмаган шул. Ялкын телләре бүлмәне көтмәгәндә чолгап алгач, биредә яшәүче ханым үзе дә беренче чиратта 7 яшьлек улымны коткарыргамы, әллә параличланып урын өстендә ятучы карт әнинеме дип ике ут арасында калган. Уйланып торырга вакыт булмаганлыктан, ул инстинктив рәвештә баласын кулына алып өйдән чыгып йөгерә, әмма кире керергә инде мөмкинлек булмый... Ачы төтен аның тынын кисә, ул әнисе янына кереп җитә алмый кала. Озак та тормый, иске өйнең түбәсе дә җимерелеп төшә. Янгын сүндерүчеләргә дә утны авызлыклар өчен озак тырышырга туры килгән.
75 яшьлек әбинең туганнары әйтүенчә, янгынга иске ут чыбыклары гаепле. Аларның кайчан алыштырылганлыгын да беркем хәтерләми икән инде. Янгыннан зыян күрүчеләрне туганнары сыендырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading