16+

«Син дә ир табарсың әле, әни...»

- Срочно, адвокат кирәк иде, берәр яхшы адвокатның телефон номеры юкмы синдә? - танышым Алинәнең «исәнме»се шул булды. Ни дияргә белми телсез калган арада ул: - Все, бетте, барысы да челпәрәмә килде... - дип өстәде. - Тукта әле, берни аңламыйм, тынычлан, - дим. - Тынычланырсың менә монда утыз җиде яшеңдә...

«Син дә ир табарсың әле, әни...»

- Срочно, адвокат кирәк иде, берәр яхшы адвокатның телефон номеры юкмы синдә? - танышым Алинәнең «исәнме»се шул булды. Ни дияргә белми телсез калган арада ул: - Все, бетте, барысы да челпәрәмә килде... - дип өстәде. - Тукта әле, берни аңламыйм, тынычлан, - дим. - Тынычланырсың менә монда утыз җиде яшеңдә...

- Срочно, адвокат кирәк иде, берәр яхшы адвокатның телефон номеры юкмы синдә? - танышым Алинәнең «исәнме»се шул булды. Ни дияргә белми телсез калган арада ул:
- Все, бетте, барысы да челпәрәмә килде... - дип өстәде.
- Тукта әле, берни аңламыйм, тынычлан, - дим.
- Тынычланырсың менә монда утыз җиде яшеңдә ирсез, йортсыз, баласыз калсаң...
Алинә белән соңгы очрашу берәр ел элек уртак танышларыбызда мәҗлестә булган иде. Ире, улы, каенанасы белән иде ул анда. Ире, каенанасы белән мөнәсәбәтләрен, үзара хөрмәт, мәхәббәтне күреп, «кеше сайлый да белә инде ярны» дип, кызыгып та куйган идем, рус булмагае чурт булсын, аның каравы кешечә яши беләләр бит! Әле тәнәфескә чыккач та Алинә үзенең бик бәхетле булуы белән мактанып алды: «Минем каенана - алтын. Килен булып төшкәч тә: «Татарлар кебек, өйдә иске-москы киемнәреңне киеп йөрмә. Өйдә кия торган аерым костюм булырга тиеш, матурлап бизәнеп-ясанып йөр, фигураңны сакла, камыр ризыклары ашавыңны туктат. Әнә безнең ризыкларны әзерләргә өйрән», - диде. Менә шуның киңәшләрен тотып яшәгән көн, барысы да әйбәт безнең», - дип муенындагы хәтсез зур алтын тәресен сыйпап куйгач, әллә нишләп киткән идем шул чакта. Ул тәре дә шул каенана «киңәше» булгандыр, мөгаен...
Бар да уйламаганчарак килеп чыкты. Өч елдан артык очрашып йөргән Рамиле белән никтер үпкәләштеләр дә, бер айдан ул Алексейның законсыз булса да, хатыны иде инде. Уллары Иван туганнан соң гына язылышып яши башладылар. Яшьләрнең торак буенча кыенлыклары булмады, каенана барысын да кайгырткан иде: боларга ике бүлмәле, каенананың үзенең өчле, каенананың әнисендә берле, тагын бер бүлмәле фатирда квартирантлар яши. Шуңа күрә уртак фатир алу турында уйлап та карамадылар, өсте-өстенә нәрсәгә инде ул, барыбер боларга калачак бит алар барысы да! Фатир өчен каенана түли, баланы чит илләргә алып чыгып ял иттерә, онык ни сораса да алып бирә. Тагын ни кирәк? Пенсиядә булуга карамастан, һаман да шактый гына керемле җирдә эшләүче, ире үлгәннән соң үзенең сылулыгы, матурлыгы ярдәмендә шактый гына гаиләләрне ирсез һәм фатирсыз калдырырга чирканмаган каенана унбиш ел буе Алинәнең киңәшчесе дә, дусты да, әнисе дә булды. Кайчан шалтыратма, ул аның белән саунада, әле кибеттә, театрда, әле анда, әле монда. Ире исә тормыш алып барып куандыра торганнардан булып чыкмады, елның яртысын эшсез үткәрде. Улының гөнаһларын әнисе юып барды, шунлыктан гаилә акчасызлыктан интекмәде. Алинә үзе исә кибеттә эчке киемнәр сату бүлегендә эшли.
Соңгы вакытта эшкә урнашса да, гаиләсенә бер тиенен дә бирмәвенә, соңга калып кайткалавына инде ияләшеп кенә киләм дигәндә, иренең беркөнне кайтып фатирны бушатырга кушуы башына күсәк белән суккандай була Алинәнең. Алексей, ниһаять, кырык яшендә мәхәббәтен очраткан икән бит! Калтыр-кылтыр килеп каенанасына шалтыратырга дип телефонга үрелгән Алинәне ире: «Она в курсе», - дип, бик тиз җиргә төшерә. Шул арада, алдан сөйләшенгән буенчадырмы, күрше йортта яшәүче каенана да кереп җитә. Аз гына булса да яклау табарына ышанган, ирен гаиләне таркатуыннан туктатыр дип өметләнгән Алинәнең каенанасын алыштырып куйганнар диярсең! Үз тиңен тапкан икән бит аның улы! Үзенә туры килә торган, үз милләтеннән булган, югары белемле табибәне ярата икән! Ә моңарчы яшәлгән унбиш ел гомер - юләр яшьлек хатасы. Барысына да Алинә үзе гаепле булып чыга. Тик... алай да өметнең бер тамчысы калган икән бит әле! Улы! Бәлки ул араларын җайлап җибәрер? Тик соңгы вакытта күбрәк вакытын әбисе янында үткәрүче улын да ул таный алмады. Аңа инде шактыйдан әтисенең «үзенә тиң яр табып бәхетле булачагын» сеңдереп куйганнар.
- Улым, нишлибез инде хәзер? - дигән соравына Ваня, коры гына:
- Әти тапкан бит, син дә ир табарсың әле, әни... Әтинең эшләмәвендә дә, аның китүендә дә син үзең гаепле. Ә мине әби үстерде, кирәк әйберемне ул алып бирде, чит илләргә ул алып барды, минем сезнең белән циркка да барганым булмады. Кем белән каласымны мин әлегә әйтә алмыйм, судта әйтермен, - ди.
Алинә хәзер суд көнен көтеп яши. Бер секундта бар нәрсәсен югалткан хатынны өмет тамчысы яшәтә. Тору урыны, акча, ирсез калу - берсе дә куркытмый аны, алсыннар, барысын да алсыннар, тик йөрәк парәсе - Ваня-Вәлиенә генә тимәсеннәр!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading