16+

Яман шеш авыруын җиңгән Лилия Кохның «Яшәү белән үлем арасында 100 көн» китабыннан ӨЗЕК

Яман шеш авыруын җиңгән Лилия Кох үзе кичергәннәрне көндәлек итеп теркәп барган. Шуннан аны китап итеп чыгарган. «Яшәү белән үлем арасында 100 көн» дип аталган китап башкаларга да ярдәм итәр дигән фикердә көчле рухлы ханым.

Яман шеш авыруын җиңгән Лилия Кохның «Яшәү белән үлем арасында 100 көн» китабыннан ӨЗЕК

Яман шеш авыруын җиңгән Лилия Кох үзе кичергәннәрне көндәлек итеп теркәп барган. Шуннан аны китап итеп чыгарган. «Яшәү белән үлем арасында 100 көн» дип аталган китап башкаларга да ярдәм итәр дигән фикердә көчле рухлы ханым.

Лилия 100 көндә генә терелмәгән, әлбәттә, дәвалану өчен ике елга якын вакыт кирәк булган. Авыруының сәбәбен ул Россия­дән Германиягә күченгәч кичергән борчылулар аркасында дип уйлый. «Барлык авырулар стресс нәтиҗәсендә барлыкка килә. Миндә ракның катлаулы формасы, авыру өченче белән дүртенче стадия арасында иде. Ләкин мин үземә: «тереләм», - дидем, авыру турында уйларга вакыт та булмады», - дип искә ала Лилия. Операция, химия терапия­ләре узу, яңа тормыш башлау, дуслар табу, чит телне үзләштерү,үз эшеңне булдыру - барысы аша да уза ул. Янында һәрчак тугры дуслары, әти-әнисе, туганнары, улы, тәҗрибәле табиблар була.
Бүген дөнья күләмендә танылган психолог Лилия Кох онкология авыруларын җиңгән кешеләрнең язмышына багышланган китап әзерли. Ә без исә аның үзе турында язылган көндәлек-китабыннан өземтәләр тәкъдим итәбез. «Яшәү белән үлем арасында 100 көн» - авыру тарихы гына түгел, бу - үлеп яңадан терелү, мәхәббәтне, хыялларны, бәхетне җимергән ракны җиңү тарихы.

Үлем белән көрәш

Ап-ак карават. Әйтерсең лә океан уртасындагы кеше аяк басмаган утрау. Каршымда сәгать, угы 9га якынлаша. Шундый тыныч. Хәтта йөрәк тибешемне ишетәм. Әле бер атна элек кенә хастаханәгә эләгермен дип башыма да китермәгән идем. Идеяләр, киләчәккә планнар белән янып йөрдем, бәхетле идем, кайгы белмәдем, яраттым, яратылдым. Ә бүген ни уйларга да белмим. Анализлар бирдем, тикшеренү уздым. Нәтиҗәләр өч көннән соң гына билгеле булачак. Йә Аллам, бу көннәрне ничек уздырырга?



Өч көн узды. Мин хастаханәдә. Миңа куркыныч, диагноздан, операциядән дә курыкмыйм. Ниндидер башка нәрсә тынгылык бирми. Бу нәрсә минем тормышымда күп нәрсәне үзгәртер кебек. Көчемнән килгәнчә, кәефне төшермәскә тырышам. Килеп чыккан хәлнең уңай якларын барлыйм.

...Бүген үземне танымыйм. Тә­рәз төбенә утырдым да кычкырып елыйм. Үземне тимер рәшәткә артындагы бөркет кебек хис итәм. Мин бөркет түгел анысы. Төрмәдә дә утыр­мыйм. Ул да түгел, шашкан кеше сыман көләргә тотынам. Тагын тынып калам. Бәлки минем халәттә бу нормаль кичерешләрдер?
Бүген минем тормышымда иң озын көн. Операциягә 14 сәгать калды. Иртәгә үлем белән көрәштә беренче адымны ясаячакмын. Барысын да тизрәк башлап, тизрәк төгәллисе килә. Көтеп арыдым.
...Операция артта калды. Берни хәтерләмим. Башны борырлык та хәл юк. Бертуктамый тән сызлау­дан тыш, күңелдә шом. Көтелмәгән куркыныч нәтиҗәләр килеп чыга күрмәсен. Әти килеп китте. Мине күргәч, елап ук җибәрде. Операциядән соң шушы өч көн эчендә шулай еларлык хәлгә үк килдемме икән? Үземне көзгедән күргәнем юк. Әти һәрчак мине үрнәк итеп куя иде. Минем белән горурланды. Аның өметләрен һәрчак аклаячакмын. Вәгъдә бирәм. Тизрәк терелергә кирәк.
...Әле кичә генә иртәгәге көнгә ышаныч юк иде кебек. Бүген башкача. Син (иренә мөрәҗәгать итә. - ред.) янымда булганда, миндә ышаныч ар­та. Авырту да бетеп тора кебек. Синең белән уздырган бер көн теләсә нинди терапиядән дә шифалырак. Минем синең белән йорт саласым, челтәрләр сайлыйсым, гөлләр үстерәсем, һәрчак янәшәңдә буласым килә. Төне буе йоклый алмадым. Иртә белән начар хәбәр җиткерделәр. Хастаханәдән чыккач та, аркада җыелган сыеклыкны суыртырга йөрисе булачак. Сине көтәм. Ишек ачылыр да, килеп керерсең кебек. Җилкәңә башым куеп, рәхәтләнеп елыйсым килә, тик син һәрчак эш белән мәшгуль, ә тормыш үтеп бара.

...Мине өйгә чыгарачаклар. Ура! Мин шундый бәхетле! Нидәнме? Теләсә нинди шартларда да рәхәтне тоя алганыма, сәламәт булырга омтылганыма, киләчәккә өмет белән караганыма сөенәм. Бу тормышта син булганга һәм сине яратканга шатланам. Бәхет өчен болар азмыни?
...Өйгә кайткач, беренче эш итеп әни янына бардым. Ул үзе дә хастаханәдә. Минем авыруым турында белми иде әле. «Борчылма, барысы да инде артта калды. Азрак дәвалау курсы алырга һәм берничә ай парикта йөреп торырга гына туры киләчәк», - дигән булам. «Парик нәрсәгә? Аһ, кызым», - дип әни, хәлемне аңлап, мине кысып кочак­лап еларга тотынды. Аның янында озак утыра алмадым. Ярты сәгатьтән күңелем болгана башлады.



Улым берничә ай эчендә зур үскән. Карашы ук башка: кайгыртучанга әйләнгән, олыгаеп киткән. Югыйсә, һәрчак күңелле, шаян малай иде. Барысы да элеккечә булыр. Иң мөһиме - улымны күрә алуыма сөенәм. Авырлыкларны бергә җиңәрбез.
...Мин өйдә. Ләкин миңа авыр. Өйгә кайтуыма шатланган идем, иреккә чыктым дип уйладым. Тик мин ярдәмгә мохтаҗ, хәлсез авыру икәнмен бит. Хәзер генә аңлый башладым: тагын да ныграк иректән мәхрүм ителгәнмен икән. Үзем генә савыт-саба да юа алмыйм, урын-җиремне җыярга хәлем юк. Кешедән ярдәм сорау оят. Көн саен куллар өчен махсус күнегүләр ясарга тырышам. Шундый авырта. Мус­куллар шул дәрәҗәдә каткан, әйтерсең лә беркайчан да хәрәкәтләнмәгәннәр. Күз яшьләре чыгар дәрәҗәдә авыртса да, көне буе кулны сузарга омтылам. Табиб кисәтте: авыртачак, тешне кысып булса да, күнегүләрне эшләргә кирәк, диде. Барысын да ярты юлда ташласаң - капут.

Агуны үтерә торган агу

...Химия терапиясе - ул бары кан тамырына ясала торган инъекция. Мин өнәп бетермәгән гади генә укол. Үземне шулай тынычландырырга тырышам. Процедура өч сәгатькә сузылды. Терапия буе, хәлем кайчан начарланыр, дип көттем. Шәфкать туташы химия алдыннан препаратның тәэсирен йомшарта торган ниндидер дару биргән булып чыкты. Терапия бүлмәсендә үзем генә түгел. Бәхетемә, каршымда аквариум. Балыкларга карап тынычланам.

Төнлә косасым килеп уяндым. Баш чатный. көчле ике дару эчтем. Башка әллә нинди уйлар килә: әллә мине агуладылармы икән? Бәлки мин акрынлап үләмдер? Тик минем сайлау мөмкинлегем юк иде шул. Гомеремне коткару өчен, үземне агуларга рөхсәт иттем. Бер агуны үтерү өчен, икенче агу кулландым.

Уемда химия генә, куркыныч. Башка нәрсәләр хакында уйларга тырышам. Үз-үземә сүз бирдем: тиздән мин сәламәт булачакмын. Мин инде хәзер үк терелеп җиттем диярлек. Үземне нәкъ менә сәламәт дип хис итәм, һәм миңа яхшы. Эчәсем килеп уяндым. Аш бүлмәсеннән су эчеп килдем. Мендәргә күзем төште. Ярты чәчем мендәрдә калган. Тораташтай катып калдым. Курку биләп алды. Озак кына көзгегә карап тордым. Чәчкә кагылырга да, тын алырга да куркыта. Кулым белән чәчемне сыйпыйм. Салкын тир бәреп чыкты, буе белән чәч учта кала. Үлемем шушы икән...

...Анализларым начарланды. Өч көн дәвамында иммунитетны күтәрә торган уколлар бирәчәкләр. Көне буе елыйм. Күз­ләрем шешеп чык­ты. Чәчне тизрәк кистерәсе иде, коелганын карарга кызганыч. Табиб, ике-өч көннән барыбер бөртеге дә калмаячак, диде. Үземне канаты сынган кош сыман хис итәм. Исән, ләкин оча алмый. Чөнки аның яшисе килми. Телевизордан авыруларны җиңгән кешеләр турында тапшыру карадым. Ирләр, хатыннар сөйгәннәрен, балаларын авыр чакта терәк булганнары өчен рәхмәтли. Безнең киресенчә. Үпкәләмим, тик миңа кыен. Бәлки мин авыр чакта ярдәм кулы сузучы, газапларымны тыңлаучы, тынычландыручы, аз гына кызганучы кешегә лаек түгелмендер? Синнән артык күпне таләп итмим ләбаса.

Өченче химия алдыннан биш көнгә диңгезгә барырга тәкъдим иттең. Бик теләп ризалаштым. Мин күбрәк яр буенда кулчатыр астында яттым. Син коендың, бас­кетбол уйнадың. Беркөнне барга дәштең, дусларың белән таныштырырга теләдең. Сәгать төнге ике иде, бармадым. Мине калдырып китеп бардың. Берничә дару төймәсе эчтем. Чак еламыйм. «Синең белән рәхәтләнеп ял итеп булмый. Үземне картлар йортында кебек хис итәм», - дисең. Ул көнне аңымны югалтып егылганмын. Күземне ачканда, номерда идем. Табиб, укол ясап, «тынычлык кирәк» дип чыгып китте.


Безнең соңгы сөйләшү мине тулысынча бетерде. Балконга яныма чыктың да идәнгә иелдең. Берничә тапкыр: «кичер», - дидең. Елыйсың. «Сине мондый хәлдә күрү авыр», - дисең. Үзеңне кабахәт дип атыйсың. Ләкин син «тулы тормыш белән яши алмаган хатын-кызга тормышыңны багышларга җыенмыйсың» икән. Сине куып чыгардым. Паригымны салып, битемне капладым. Яңакларымны күз яшьләре пешерде.

...Алты атна алты мең ел сыман тоелды. Химия терапиясе узам. Әллә ялгызлыктан, әллә үткән тормышымдагы моңаерга мәҗбүр иткән ялгышлардан, кәефем юк. «Чынбарлык» дигән куркыныч төш дәвам итә. Ләкин мин тән һәм җан яраларын ямый-ямый, бары яхшы мизгелләр хакында гына язачакмын. Бер нәрсә дә мәңгелек түгел, минем авыртуларым, кайгыларым да кайчан да булса узачак. Тиздән... кабат бәхетле һәм шат йөзле булачакмын. Мин авырлыкларны җиңәчәкмен. Ант итәм!
Нурланыш алам. Монысы, химия белән чагыштырганда, бөтенләй җайлы процедура. Табиб күк­рәгемә төсле фломастерлар белән дөнья атласын хәтерләткән сызымнар ясый. Барлыгы 35 процедура узарга кирәк. Тагын 20 генә калды, аннары дәваланырга шифаханәгә китәчәкбез. Иң күңелле яңалык - чәчләрем ике сантиметрга үсте, парик кимәсәм дә була. Юка, кыс­ка булсалар да, үз чәчләреңне күрү шундый зур бәхет.

Мин - хатын-кыз

...Шифаханәдә бик уңайлы һәм рәхәт. Улым Герман белән карда аунап кердек. Үземне кышкы әкияттә кебек хис итәм. Герман: «Әни, караватта сикермә. Син бирегә акылдан шашар өчен түгел, дәваланырга килгәнсеңдер бит», - дип шелтәләгән була. Герман еш кына үзен олыларча тотарга ярата, әти яки олы абый кебек булырга тырыша. «Әйе, дәваланам, әле тагын уңай эмоция­ләр дә туплыйм», - дим, караватта сикерүемне дәвам итеп. Герман өчен биредә яңа тормыш. Ул гимназиядә яңа дуслар тапкан. Ә мин массаж алам, иртәгәдән йога башлана. Көнаралаш аквааэробика, саф һавада йөрим, бассейнда йөзәм, теннис уйныйм, эшсезлектән интегәм.

Торстен белән таныштым. Теләсә кайсы нормаль ир-ат кебек, ул да үзенә ошаган хатын-кызны якыннанрак белергә тырыша. Сөйлә­шү­ләр вакытында бер-беребезгә эчке дөньябызны ачабыз, ләкин минем ачыласым килми. Берүземә генә дә бик рәхәт. Башым, йөрәгем төрле борчылулардан азат. Бер генә ир-атка да бу тынычлыкны бозарга рөхсәт итмәячәкмен.

Торстен миңа өстәл теннисы уенының нечкәлекләрен өйрәтергә тырыша. Немецча әйткән катлаулы сүзләрен аңлап бетермим. Кабатларга тырышам. Ул миннән көлә. Кинәт артыма килеп басты да, ракетка тоткан кулымнан тотып, тупка бәреп җибәрергә булышты. Мондый якынлык мине оялта. Торстен мине үзенә таба борды да иреннәр иренгә тоташты. Тәнем мамык­тай йомшарып калды. Каршы килә алмадым. Бу үбешү мәңгелек булып тоелды. Бер сүз дәшмичә, залдан чыгып киттем. Исерек кебек абына-сөртенә, коридор буйлап атладым. Миңа каршылыклы уйлар тынгылык бирми. Торстенның минем өчен күпме яхшылыклар эшләвен искә төшерәм. Үбешүне уйлап, тәнем чымырдап куя. Дуслык һәм рәхмәттән башка безне тагын нәрсәдер бәйләгәнен яхшы аңлыйм. Соңгы ел эчендә беренче тапкыр минем кебек ямьсез хатын-кыз белән яратышу ничек була икән дип уйлап куйдым. Кыен булып китте. Мин аңа тора-бара нәрсә диячәкмен соң? Физик кимчелекләремне күреп, һәркемдә бер кочак сорау туачак. Мин нидер аңлатырга, ялганларга тиеш булачакмын. Абау! Гомер буе шулай ялгыз яшәрмен микәнни? Начар нәрсәләр турында уйламаска тырышам. Өстәвенә доктор Цан, нәрсә булса да уйлап чыгарырбыз, кимчелекләрне бетерербез, дигән иде.
Гомерем буе иркә булдым, һәрчак ир-атларның игътибар үзәгендә идем: төз гәүдә, чибәр, тулы күк­рәкле хатын-кыз. Ә хәзер күкрәгем юк. Аркамда куркыныч җөй, мин 42 килога кадәр ябыктым. Ясалма күк­рәк-имплантант та куеп булмый, диделәр. Элеккеге кебек үк булмая­чакмын. Моның белән килештем инде. Иң куркынычы: операция, терапия, парик киеп йөрүләр артта калды. Ләкин ир-атлар белән якы­наерга куркам. Ярарсана, ир-ат бу тормышта иң мөһиме түгел ләбаса. Ялгыз яшәячәкмен.



...Чәчтарашханәдә эшләгәнемне белеп, кино төшерүдә катнашыр­га тәкъдим иттеләр. Алекс исемле ир-ат белән таныштым. Ул хатыны белән аерылышкан, үз эшен ачкан булган, ләкин банкротлыкка чыккан. Хәзер банкка бурычы бар. Германия­дә кеше банкротлыкка чыга икән, аның берничә айлык керемен алалар, хезмәт хакының да күп өлешен әҗәтне түләр өчен тотып баралар. Калган акча фатирга түләргә, ашарга, тыйнак яшәргә чак җитә. Банкрот кеше ун елга schufa исемлегенә эләгә. Бу инде банклардан кредит та алып булмый, синең акчасыз икәнлегеңне барысы да белеп тора дигән сүз. Германиядә күп законнар хатын-кыз яклы. Аерылган ир-ат баласына гына түгел, хатынына да алимент түли. Аерылышу сәбәбе мөһим дә түгел, әллә хатын хыянәт иткән, әллә үзе гаиләдән киткән - барыбер ир-атка түләргә туры килә.

...Сигез ел вакыт узды. Без Алекс белән яшибез. Ул - минем хыялымдагы ир-ат. Аның белән очраштырганы өчен, язмышыма рәхмәтлемен. Тышкы матурлыктан тыш, кешеләргә җан тынычлыгы табарга ярдәм итә алуымны аңлап, стилист, гример эшеннән психология өлкәсенә «чумдым». Бер ел элек авыруым кабатланып алды. Ләкин Алекс янәшәмдә булганда, мин барысын да бик тыныч кичердем. Кечкенә генә операция ясадылар. Төрле илләрдә булырга туры килә. Менә бүген Парижда. Өйләнешкән көнебез. Тыныч, рәхәт. Бу бәхетле мизгелләр мәңге дәвам итсен иде.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading