16+

«Юк, берәүгә дә бирмәдем мин аны: хастаханәдә үлсә, үземне кичерә алмам, дидем»

Укучыбыз Миңлегөл апа Әдһәмова редакциябездә еш була. Гадәттә ул газетада күтәрелгән берәр темага карата фикерен белдергән язмаларын алып килә. Бу юлы борчуы йөзенә үк чык­кан иде.

«Юк, берәүгә дә бирмәдем мин аны: хастаханәдә үлсә, үземне кичерә алмам, дидем»

Укучыбыз Миңлегөл апа Әдһәмова редакциябездә еш була. Гадәттә ул газетада күтәрелгән берәр темага карата фикерен белдергән язмаларын алып килә. Бу юлы борчуы йөзенә үк чык­кан иде.


Миңлегөл апаның озак еллар дәвамында абыйсының авыру улы Илдусны каравын күптән беләбез. Илдусның төп нигезе - ­әти-­әни­сеннән калган йорты (Питрәч районы, Шәле авылы) бик тузган. Питрәч районы хакимиятенә торак шартларын яхшырту ниятеннән документлар җыеп тапшырса да, әлегә бернинди үзгәреш юк, ди Миңлегөл апа. Ә егетнең бик тә үз фатирында яшисе килә.

Илдусның әнисенең язмышы да аяныч булган икән. Бу хакта да Миңлегөл ападан ишетеп белдек.
Илдусның әнисе Мәчтүрә апа кечкенәдән авырлыклар күреп, ярлы тормышта үсә. Әтисе сугышта һәлак булган. Тапканнары очны-очка ялгап барырга гына җитә. Әни назын да озак тоярга насыйп булмый Мәчтүрәгә. Каты авырудан савыга алмыйча, гүр иясе була әниләре. Сеңлесе белән үз көннәрен үзләре күреп яши кызлар. Сеңлесе кияүгә чыккач, Мәчтүрә ярым җимерек йортта берүзе кала. Колхозда эшли. Тырышлыгы нәтиҗәсендә, гел алдынгылар рәтендә була. Танышлары күрше авылы егете Низамга (Миңлегөл апаның абыйсы) димләп кияүгә бирәләр. Яңа йорт җиткерәләр, тату гына гомер итәләр. Тормышлары җайлангандай була. Тик күпме көтсәләр дә, балалары тумый.

Ходайга ялварулар, күз яшьләре, өметсезлек... Ниһаять, биш ел дигәндә, Мәчтүрә балага уза. Тик көтеп алган ир бала гарип булып дөньяга килә: сөйләшми, бер аягы кыска, бер кулы хәрәкәтләнми. Ничек кенә булмасын, ата-ана бердәнбер күз нурын яратып, тәрбияләп үстерә. Күршеләре әле дә искә алалар икән, Мәчтүрә апа: «Бу бала үлсә, зираттан да кайтмам, түзә алмам», - дия торган булган. Тик малаена кадәр үзе гүр иясе була.

2003 елның 30 августы. «Мәчтүрә югалган» дигән хәбәр Шәле халкын аякка бастыра. Ире Низам абый сөйләвенчә, бар кеше йоклап беткәч, Мәчтүрә апа мал-туар карарга дип, абзарга чыккан булган. Ире аңа, төн уртасында хайваннарны куркытып йөрмә, дип, керергә кушкан. Иртә белән уянса, өйдә Мәчтүрәсе юк. Хатын аңа кадәр дә башы авыртудан зарлана торган булган. Кайвакыт хәтере дә югалган. Әмма улын карыйсы булгач, хастаханәгә барырга, дәваланырга вакыт тапмаган. Бу юлы да өянәге кузгалган булган, күрәсең.

- Мәчтүрә апаны авылда озак эзләделәр. Тирә-юньдәге авылларны да айкап кайттылар. Аны эзләүләре турында игъланнар да элделәр. Дүрт-биш көн узгач кына Питрәч район үзәгенә үле гәүдәсен китерәләр. Мәчтүрә апаның үлеме безнең өчен бүген дә сер булып кала. Халык арасында: «Лаешка баручы берәү машинасына утыртып киткән икән», - дигән сүзләр дә йөрде. Имеш, Күн авылында бер баракка килеп эләккән икән, дип тә сөйләделәр. Хәтта, үз үлеме белән үлмәгәндер, дип тә шикләнәбез. Дөрес­лекне табасы иде, - дип өзгәләнә Миңлегөл апа.

Бу вакыйгага шактый еллар узган инде. Мәчтүрә апа вафатыннан соң Миңлегөл апа абыйсына инвалид улын карарга ярдәм иткән. Низам абый да үлеп киткәч, малай тулысынча Миңлегөл апа карамагында калган.

- Абыем вафатыннан соң опека органнарыннан килделәр. Ул чакта Илдуска 38 яшь иде. Хастаханәгә, махсус үзәккә тапшырмыйсызмы, диделәр. Юк, берәүгә дә бирмәдем. Күңелем кушмады. Хастаханәдә үлсә, үземне кичерә алмам, дидем. Менә биш елдан артык тәрбиялим мин аны. Кашыктан ашатам, асларын алыштырам, юындырам, - ди Миңлегөл апа.

Пенсиядәге хатын-кызга 45 яшьлек ир-атны каравы җиңел түгел. Җитмәсә, күптән түгел генә үзе дә катлаулы операция кичерде. Хәле авыр булгач, Илдусны вакытлыча хастаханәгә урнаштырып торганнар.

- Безгә ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә рәхмәтем чиксез, - ди Миңлегөл апа, күз яшьләрен сөртеп. - Исән чагымда кулымнан килгәнчә тәрбиялим әле мин аны. Караудан бигрәк, аның хокукларын яклау авыррак булды минем өчен, - дип уфтанып та куя.

Илдусның әти-әнисе үлгәннән соң, җиде ай дәвамында пенсиясен ала алмаган. Инвалидның Шәле авылындагы төп нигезе бик тузган. Анда яшәр өчен шартлар юк. 2013 елда Миңлегөл апа инвалид егетнең торак шартларын ­яхшы­­р­ту буенча район хакимиятенә документлар җыеп ­тапшырган булса да, әлегә фатир күренми.


Торак мәсьәләсендә ачык­лык кертү өчен, без Питрәч районы торак фондына мөрәҗәгать иттек. Баксаң, Илдус Мөхәммәтшинны торак шартларын яхшырту буенча 2015 елда ук чиратка бастырган булганнар икән. Тик фатир буласы гына билгесез.

- Закон нигезендә 2005 елга кадәр документларын тапшырып, чиратка басканнар федераль исемлек буенча торак алса, аннан соңгыларга фатирлар социаль найм нигезендә бирелә. Хәзер Мөхәммәтшин чират буенча якынча 46нчы урында. Питрәчтә төзелә торган йортлар берничә категория кешеләргә каралган. Ә алар күп: муниципалитет карамагындагы тузган торактагылар, янгында зыян күргәннәр, сугыш ветераннары, инвалидлар... Инвалидлар өчен генә аерым йорт төзелер дип әйтеп булмый. Торак биргәндә инвалидның хәлен, авыруының ни дәрәҗәдә катлаулы булуын да исәпкә алачаклар. Кызганыч, быел да, киләсе елга да фатир булыр дип вәгъдә итә алмыйбыз, - дип аңлаттылар белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading