16+

Җанга ял бирдегез, яшьләр!

Мин үзем театр белгече түгел, заводта хезмәт куйган бабай. Шулай булуга карамастан, малай вакытымнан бирле спектакльләрне бик яратып карап үстем. Хәзер дә Г.Камал, К.Тинчурин, В.Качалов һәм ТЮЗ театрларының спектакльләрен карарга яратып йөрим. Элекке данлыклы олы буын татар һәм рус артистларының исемнәре һаман хәтердә. Бу көннәрдә көтмәгәндә Г.Кариев исемендәге татар дәүләт...

Мин үзем театр белгече түгел, заводта хезмәт куйган бабай. Шулай булуга карамастан, малай вакытымнан бирле спектакльләрне бик яратып карап үстем.
Хәзер дә Г.Камал, К.Тинчурин, В.Качалов һәм ТЮЗ театрларының спектакльләрен карарга яратып йөрим. Элекке данлыклы олы буын татар һәм рус артистларының исемнәре һаман хәтердә. Бу көннәрдә көтмәгәндә Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры спектакльләрен карарга туры килде. Беренче мәртәбә ул театрның «Умырзая» дигән спектакленә бардым. Күңелемә шулкадәр ошады ки, уйнауларын шаккатып карадым. Икенче һәм өченче спектакльләренә инде бармыйча түзә алмадым. Авызымны ачып, сокланып, бөтенләй алар уйнаганга кушылып утырдым мин. «Умырзая» спектаклендә Рәшит Ваһапов ролен башкаручы артистның уйнавы аеруча соклангыч. Җитмәсә үзе Рәшит Ваһаповка охшаган, аның репертуарыннан берничә җырны, моңлы итеп, чиста тавышы белән башкарды.
«Башмагым» спектаклен дә бик ошатып карадым. Элекке елларда уйнаган артистлар искә төште. Гомумән алганда, артистларга телнең чисталыгы, яңгыравы, дөрес «дикция» белән сөйләшү бик кирәк сыйфат, ә яшьләр рольләрен һәммәсе дә югары дәрәҗәдә башкардылар.
Бу хатымны «Шәһри Казан» газетасына язуымның сере бар! Казан тамашачыларына, театр яратучыларга мөрәҗәгать итү иде уем. Бу театрның бинасы ерак булуга карамастан, рәхим итеп килергә тырышыгыз. Рәхәтләнеп ял итеп кайтырсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading