16+

Авылның бүгенге хәле аяныч

Безнең Кузнечиха (хәзер Әлки) районына кергән Төгәлбай авылында совет власте урнашкач, дингә чик куелып, авылның өч мәчетен дә ябып, муллаларын сөрәләр. 1930 елларда колхоз оешкач, аның берсен манарасын кисеп, башлангыч мәктәп, икенчесен, шулай ук манарасын кисеп, клуб ясыйлар. Өченчесен, ни хикмәт, манарасын кисми генә балалар бакчасы ясап куялар.

Авылның бүгенге хәле аяныч

Безнең Кузнечиха (хәзер Әлки) районына кергән Төгәлбай авылында совет власте урнашкач, дингә чик куелып, авылның өч мәчетен дә ябып, муллаларын сөрәләр. 1930 елларда колхоз оешкач, аның берсен манарасын кисеп, башлангыч мәктәп, икенчесен, шулай ук манарасын кисеп, клуб ясыйлар. Өченчесен, ни хикмәт, манарасын кисми генә балалар бакчасы ясап куялар.

Клубта читтән килгән коммунистлар эш алып бара. Еллар үтеп, клуб мөдирләре дә алышына торды.
1957 елда мин, район культура бүлеге юлламасы белән, Казанда беренче мәртәбә оештырылган Киномеханиклар мәктәбенең татарча төркеменә барып укып кайттым. Кайткач, әлегә киночы урыны юк, авылыгызда клуб мөдире булып эшләп торыгыз, дип, шунда куйдылар. Элекке мөдир Мәхмүт институтка укырга китеп барды. Безне Казанда 10 ай дәвамында кинотехникадан тыш, халыкка культура хезмәте күрсәтүнең башка күп кенә ысулларын да өйрәткәннәр иде. Шуңа, миңа анда эшләве кыен булмады. Шулай 5 ел хезмәт куйгач, тормышлар үзгәрә башлады. Районнарны, авылларны эреләндерүләр, кыскартулар башланды. Мин дә шул кыскартылуга эләгеп, авылдан китеп бардым.
Еллар үтү белән, ул мәчетләр дә искереп, яраксыз хәлгә килде. Совхоз кирпеч заводы төзеп кирпечтән клуб, мәктәп, кибет, контора биналары салды. 20-30 елдан ул таш биналар да ватыла башлады. Клубның да түбә калайлары тишелеп, түшәме залга җимерелеп төште, анда бернинди чара үткәрмәслек хәлгә килде. Президент Рөстәм Миңнеханов соңгы 3 елда авылларда йөреп, бу хәлләргә чик куярга булды. Безнең клубны да ике ел эчендә эчен-тышын матур итеп төзеттеләр. Ул хәзер мәдәният йорты, ә хуҗасы директор дип атала. Әмма анда бернинди мәдәни чаралар да алып барылмый икән. Халык шулай ди, чөнки андый чараларда катнашырлык яшьләр дә калмаган. Гармунда уйнаучы да юк хәтта. Ә элек 15 оста гармунчы бар иде.
Клубта әлегә «Алексеевскдорстрой» эшчеләре яши, чөнки авылга асфальт юл салалар. Бусы әйбәт, әмма авылда кеше бик азайды, 9 еллык мәктәп ябылды. 15 бала күрше Лошки авылында русча, 6 бала авылда башлангычны клубның бер бүлмәсендә укый. Авылның бүгенге хәле шундый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading