16+

Безгә дә шундый тапшыру кирәк!

НТВ каналында очраклы рәвештә генә «Ты - супер!» дигән тапшыруга юлыктым. Баштарак «Голос-дети»ның бер төредер дип игътибар итми генә узып китмәкче идем. Юк икән. Боларның максаты изге - әти-әнисез ятим калып, балалар йортларында, тәрбиягә алган икенче гаиләләрдә, мәрхәмәтле әби-бабайларында, туганнарында үсүче малай-кызларның табигать биргән талантларын ачып, исемнәрен бар дөньяга таныту.

Безгә дә шундый тапшыру кирәк!

НТВ каналында очраклы рәвештә генә «Ты - супер!» дигән тапшыруга юлыктым. Баштарак «Голос-дети»ның бер төредер дип игътибар итми генә узып китмәкче идем. Юк икән. Боларның максаты изге - әти-әнисез ятим калып, балалар йортларында, тәрбиягә алган икенче гаиләләрдә, мәрхәмәтле әби-бабайларында, туганнарында үсүче малай-кызларның табигать биргән талантларын ачып, исемнәрен бар дөньяга таныту.

Ятим бала моңлы була, диләр, хак, күрәсең. Ятим-ятимәләр бар сәләтләрен, тырышлыкларын куеп җырладылар. Бу аңлашыла да. Аларның берәүләре бу чыгышлары белән үзләрен тәрбиягә алган гаиләләргә җыр телендә рәхмәт әйтте. Ә кайберләре ерактагы кадерле кешеләре - әти-әниләре аларны ишетеп-күреп, «кызым, улым» дип килер, кочагына алыр дип көтте. Кайчак бу сабыйларның ул өметләре акланып, шатлыклы очрашулар шаһиты да булдык: балаларын эзләп үги әтиләре дә, үз әниләре дә килгәләде. Тапшыруның алып баручысы Вадим Такменев бу яңалыкларны тамашачыга даими җиткереп торды.

НТВны халык полиция каналы, ди. Хәер, ныклабрак уйлап карасаң, бу ятимнәр дә күп очракта шул җинаятьчелек, эчкечелек корбаны, дөрес тормыш рәвеше алып бармаучы әти-әниләр җимеше бит инде. Ятим балалар язмышы күпләрне битараф калдырмады, тапшыруны караучылар саны атналап артты.

Безнең Татарстан балалары да катнашты анда. Лаеш балалар йортыннан күзләре күрмәүче кыз Арианна Литовченко һәм икенче гаиләдә яңа бәхетен тапкан, таланты ачылган Казан егете Даниел Зарипов-Чижевский. Ул хәтта Филипп Киркоров белән бергә дуэт башкарды.

Ятим балаларны шактый күргән кеше буларак, яшь башкаручыларның күзләренә игътибар иттем. Шуның кадәр сафлык, самимилек. Усаллыкның, явызлыкның чаткысы да юк. Гадәттә, алар, күп күргәннәр, тормышка үчле була, диләр. Ә бу тапшыруда катнашучы малай-кызлар моң ярдәмендә үзләренең дә, өлкәннәрнең дә күңелен дәвалый, игелек-шәфкать орлыклары чәчә, күрәсең. Җиңү бәйрәме алдыннан НТВның тагын бер игелекле эше булды. «Ты - супер!» проекты җиңүчеләре башкарган хәрби җыр интернетны шартлатты. Кыш көне дә бөтен эшне читкә куеп, гаилә белән караган идек «Ты - супер!»ны. Хәзер, ял көннәрендә бу тапшыруны кабатлап бирә башлагач, ул моңлы, талантлы ятимнәр тәмам үз кешегә әйләнде.

Аларны кабат карап-тыңлап утырганда башыма бер фикер дә килде. Безнең республикабызда да ятим балалар бар бит. Дөрес, аларның бик күбесе икенче гаиләләрдә, яңа әти-әни тәрбиясендә бәхетле балачак кичерә. Арада бик талантлылары да бар. Мин бу хакта кешедән ишетеп кенә белүчеләрдән түгелмен. Гаиләбез ун ел буе ятим кыз тәрбияли. Бик моңлы бала ул безнең: тавышы да саф чишмә кебек челтерәп чыга. Төрле җыр конкурсларында җиңеп, күп кенә бүләкләр дә алды. Танышларыбыз арасында да талантлы җырчы балалар үстерүчеләр шактый. Күптән түгел генә Чаллы шәһәрендәге «Саулык» шифаханәсендә тәрбиягә бала алган гаиләләр сменасы да ятим сабыйлар арасында сәләтлеләрнең күп булуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Лагерьда үткәрелгән «Дан минуты»ның әллә ничә сәгатькә сузылуы шуны раслый. Әгәр дә безнең «Яңа Гасыр» каналы да шундый игелекле эшкә алынып, «Ты - супер!» шикеллерәк берәр ярыш-тапшыру оештырса, бик әйбәт булыр иде. Яралы язмышлы ятимнәрнең күңелендәге боз эрер, күбесе яңа гаилә табар, гомумән, киң җәмәгатьчелек ятим балалар проблемасына игътибарын күбрәк юнәлтә башлар иде. «Яңа Гасыр» каналының мондый ярышлар уздырганы бар инде, балалар белән эшли белә, диюем. ТНВның «Җырлы-моңлы балачак» тапшыруы республикабыз чикләрен дә узып чыкты. Аннары, бездә дә ятимнәргә ярдәм кулы сузарга әзер торучы, кесәләре генә түгел, күңелләре дә бай абзый-апалар, аларга фатиха бирерлек талантлы җырчылар да шактый дип беләм.

Бездә киң колач белән уза торган «Созвездие-йолдызлык» бар бит, диярсез. Әйе, бар. Тик анда эләгү кыен, диләр. Этүче-төртүчесе булмаган ятим балага йолдыз булып балку шактый авыр. Язмыш кыерсыткан мондый сабыйлар өчен махсус берәр ярыш булса, нәни йолдызчыкларыбыз саны тагын артыр, яктырак балкыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading