16+

Биләргә барган идек

Казан шәһәренең Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов шура әгъзаларына тарихи урын Биләргә сәяхәт оештыргач, 30дан артык кеше барырга теләк белдерде. Юлга 40 урынлы уңайлы автобусны «Таттрансгаз» оешмасының генераль директоры Рәфкать Кантюков биргән. Аңа чын күңелдән рәхмәт. Шундый изге гамәлләр кылучылар бер кул бармагы белән генә санарлык.

Биләргә барган идек

Казан шәһәренең Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов шура әгъзаларына тарихи урын Биләргә сәяхәт оештыргач, 30дан артык кеше барырга теләк белдерде. Юлга 40 урынлы уңайлы автобусны «Таттрансгаз» оешмасының генераль директоры Рәфкать Кантюков биргән. Аңа чын күңелдән рәхмәт. Шундый изге гамәлләр кылучылар бер кул бармагы белән генә санарлык.

Иртүк юлга чыктык. Күптән түгел генә шурабызга килеп кушылган Әнвәр юл буе гармунда уйнап, күңел ачтырып барды. Ике сәгатьтән Биләргә килеп кердек. Кайчандыр район үзәге булса да, хәзер мескен бер авыл кыяфәтенә кергән ул. Күп кенә өйләр ташландык, хуҗасыз.

Биләрдән ике чакрым ераклыкта икән тарихи урын. Сәяхәтебезне музейдан башларга булдык. 50шәр сум түләп кердек. Дөресен әйтик, анда чүлмәк ватыклары һәм күгәргән тимер кисәкләре калдыкларыннан башка, әллә ни искитәрлек нәрсә күрмәдек. Бер сәгатьләп вакытыбыз шунда үтте. Экскурсовод русча гына сөйләде. Ә безнең төркемдә бер генә рус кешесе дә юк иде. Без аның татарча сөйләвен сорап карасак та, үтенечебез канәгатьләндерелмәде.

Аннан чыккач, Изгеләр чишмәсеннән су эчеп, Хуҗалар тавына менәргә тәкъдим булды. 440 баскыч олы яшьтәгеләр өчен бик җиңел булмаса да, шактыебыз менәргә батырчылык итте. батырлык күрсәтеп һәлак булган 40 кызның кабере тау башында урнашкан. Яшем 80нән узган булса да, дустым Илһам Миңнебаев белән ул кызлар рухына дога кылып төшәргә булдык. Ял итә-итә, ярты сәгатьтә менеп җиттек. Юл буенча агачка бәйләнгән төрле кулъяулык, тасмалар җилферди. Бу нинди гамәлдер, аны аңлатучы табылмады.

элек Биләрдәге Хуҗалар тавында эченә керә торган тишеге дә булган. 1948 елда безнең Төгәлбай авылыннан да шунда изге гамәл кылырга баручылар арасында әнием Тәҗелниса да була. Алар белән 75 яшьлек Хәсбиҗамал әби дә барган. Ул да шул тау тишегенә керергә теләгән, ләкин керә алмаган. Гөнаһлы кешене тау кертми икән дип тә сөйлиләр иде. Берәү балчык ишелеп аста калгач, ул тишекне кеше кермәслек итеп япканнар, диделәр. Аның эчендә шулай ук зур гына күл булган икән. Астагы Изгеләр чишмәсенә су шуннан агып чыга торган булган.

Төшкәч, кафеда бераз чәйләп хәлләнгәч, Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылына юнәлдек. Анда районда гына түгел, бөтен тирә-якка билгеле туган якны өйрәнү музее бар. Музейның директоры Йосыф Зарипов безне үзенең хезмәткәрләре белән урамда ук каршы алды. Ул музейның байлыгына, матурлыгына барыбызның да исе китте. Җитмәсә, безне сөендереп, гел татарча гына сөйләделәр.

Шулай итеп, без ул көнне бик күп нәрсәләр күреп, яңалыклар белеп, рәхәтләнеп йөреп, догалар укып, изге гамәл кылып кайттык. Шундый сәяхәт оештыручыларга рәхмәтебез чиксез. Исән-сау, озын гомерле булсыннар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading