16+

Ерткычлардан да ник мәрхәмәтсез сез, кешеләр!

Бертуганымның улы туды. Киленебезне каршы алырга бала тудыру йортына бардык. Үзенә күрә бер бәйрәм инде, күңелле. Бөтенебездән бигрәк, Айгөл шатлана.

Ерткычлардан да ник мәрхәмәтсез сез, кешеләр!

Бертуганымның улы туды. Киленебезне каршы алырга бала тудыру йортына бардык. Үзенә күрә бер бәйрәм инде, күңелле. Бөтенебездән бигрәк, Айгөл шатлана.

Ул, баласын күтәргән килеш, миңа таба килде дә: «Беләсеңме, Рузилә, әниләрнең дә төрлесе бар икән», - диде. Әйе, бала табып та, ана хокукыннан мәхрүм ителгән, сабые туу белән, аны чит-ятларның ишек төпләрендә, вокзалларда ташлап качкан түбән җаннар да бар шул.

- Күрше палатада бер баланы ташлап калдырдылар. Аңа карап йөрәк әрнеде. Үзе кечкенә, үзе авыру. Көне буе система астында ята. Мескенем, башын бертуктау­сыз йә таш стенага, йә караватка бәрә. Елый-елый үз-үзен тирбәтеп йоклата. Тумас борын газап. Юешләнгән урын-җирен дә соңыннан гына алыштыралар, - дип сөйли Айгөл.
Аның белән беркөнне туган сабыйларны, ак җәймәләргә төреп, кочактан-кочакка алып, мәхәббәт нурына коендырганда, бу баланы, төннәрен әрнеп елаганда, кулга алучы булырмы икән? Баласын ташлап киткән кешегә ни дисәң дә, аз кебек. Вөҗданы йоклаган кешеләр болар.

Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит югыйсә. Дөрес, хөкүмәтебез андыйларны үз канаты астына ала. Ләкин ул бала нинди генә яхшы шартларда яшәсә дә, җанын бирергә әзер торган әнисе юк шул аның янында! Юк... Вакытлыча гына да түгел, гомере буена юк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading