16+

Иреңне күргәзмәдән таптыңмы әллә?

Матурлык салоннарының да, косметика тәкъдим итүче компанияләрнең дә ниндиләре генә юк шәһәрдә. Җаның теләгәнен, кесә калынлыгына туры килгәнен сайла да ал гына. Зур конкурентлык хөкем сөргән бүгенге көндә клиентлар белән шәхсән реклама акцияләре уздыру аеруча актуальләшеп китте.

Иреңне күргәзмәдән таптыңмы әллә?

Матурлык салоннарының да, косметика тәкъдим итүче компанияләрнең дә ниндиләре генә юк шәһәрдә. Җаның теләгәнен, кесә калынлыгына туры килгәнен сайла да ал гына. Зур конкурентлык хөкем сөргән бүгенге көндә клиентлар белән шәхсән реклама акцияләре уздыру аеруча актуальләшеп китте.

Җайлы бит, берәүдән икенчесенең телефон номерын алып каласың да: «Бәхет сезгә генә елмайды», - дигән булып, аны үзеңнең салоныңа кунакка чакырасың. Аннан соң инде, һәртөрле кызыксындыру чаралары белән, клиентка косметиканы тәкъдим итәсе генә кала.
Кемдер калдырып киткән телефон номеры аша миңа да чыкты шундый косметика тәкъдим итүчеләр. Төгәлрәк итеп язганда, сүз монда соңгы вакытта телевизор экраннарыннан рекламасы еш күрсәтелгән Desheli-Дешели косметикасы турында бара. «Бала белән өйдә утырам, аны калдырып китә алмыйм», - дип бер тапкыр кире борсам да, ике-өч кат шалтыратып чакыргач, барып карарга булдым. Шәһәр үзәгендәге офисларында каршы алгач, иң беренче сүзләре дә: «Сезгә бәхет елмайды. Мондый процедураларны спа-салоннарда ике-өч меңгә ясыйлар», - булды. Ирен читенә елмаю менеп кунаклады - әйе, шулай инде, бүген генә дөньяга чыккан бит мин! Сезнең ише «бәхет өләшүчеләр»не күп күргән бар инде. Ә «бәхет» дигәнең бик арзан - нибары 50 мең сум гына тора икән! Әле җитмәсә, алар тәкъдим иткән косметиканы шул ук көнне сатып алырга риза булсам, матурлык салонына бер ел буена бушлай абонемент та бүләк итәчәкләр. «Әгәр мондый акча үзегез белән юк икән, борчылмагыз, ай саен 2 мең генә түләп бару шарты белән дә бирә алабыз», - дип «куандырдылар». Дөрес, мондый реклама белән очрашачагымны чамалап, үземне әзерләп тә килгән идем. Шуңа күрә башта яхшы гына каршы тордым. Әмма болар мин уйлаганнан да үҗәтрәк булып чыкты. Битемә спа-процедура үткәргән кыздан тизрәк котылу ягын карап, үземчә: «Әлеге вакытта бала белән декрет ялында утырам, өйдә ятып, каян шундый акча килсен инде», - дип тә әйтеп карыйм. Аның исә үз сүзе сүз: «Ирегезгә шалтыратыгыз, ул нәрсә дип җавап бирер. Аның да хатынын матур итеп күрәсе киләдер бит. Ай саен үзегезгә ике мең сум акча кызганычмыни? Ирегез сезнең өчен шуның кадәр дә акча таба алмыймыни?» - дип тәкрарлый.
Әйтерсең, ай буе кешенең бизәнүдән башка эше юк. Кыскасы, ни генә дип кире кагарга тырышсам да, алар аның саен ныграк кына ябышты. Ахыр чиктә: «Иптәшем бик усал, көнчел. Бизәнгәнемне дә, мондый җирләргә йөргәнемне дә бер дә яратмый», - дип ялганлап, чак котылдым.
Бер танышының тәкъдим итүе буенча, каенанам да барып кайтты анда. Ул да минем кебек үк: «Юкны бушка аударып, вакыт әрәм итеп арып кына йөрү булды», - дип кайтып керде өйгә. Аңа да шулай ук сагыз урынына ябышканнар. Битләре кутырлап, ямьсезләнеп беткән ханымнарның фотосурәтләрен күрсәтеп: «Әгәр безнең кремнарны файдаланмасагыз, Сезнең дә битегез шулай булачак. Менә бер клиентыбыз косметикабызны сатып алмыйча киткән иде, бер айдан инде ул танымаслык булып үзгәргән. Аннан килүен килде, тик соң иде инде. Берничек тә ярдәм итә алмадык», - дип тә куркытып караганнар.
Без әле чагыштырмача җиңел котылганбыз. Дус кызымның исә бөтенләй кәефе кырылып чыккан. Сүз эзләп кесәгә керә торганнардан да түгел үзе, усаллыгы да җитәрлек. «Әллә нәрсәләр сөйләп бетерделәр алар миңа. Башта берсе генә «бәйләнде», аннан соң икәүләп тотындылар. Биткә массаж ясаучы кыз үзенең бәхетсез мәхәббәт тарихына кадәр сөйләде. Шулай үзенчә мине кисәтмәкче булды. Башка берәү, синнән чибәррәк кыз янына китсә, нишләрсең, янәсе», - ди Айгөл. Дустым белән администратор арасында менә мондый әңгәмә килеп чыккан.
- Ирегез тәмәке тартамы? - дип сораган ул башта.
- Юк, - дигән Айгөл.
- Исерткеч эчемлекләр дә кулланмыймы?
- Юк.
- Башка хатыннар янына да йөрми диегез инде тагын? - диеп тә әйтеп куймасынмы?!
- Юк, әлбәттә, - дигән мондый сорауны бөтенләй көтмәгән Айгөл.
- Ирегезне күргәзмәдән табып алдыгызмы әллә? Хатыннарына хыянәт итми торган ирләр бармыни әле ул?! Ни генә дисәгез дә, ышанмыйм. Әгәр, үземә акча җитми, дип, өйдә һаман шулай балагызны гына кочаклап утырсагыз, үзегезгә игътибар итмәсәгез, тиздән Сезне дә шундый ук язмыш көтә, - дигән «бәхет» бүләк итәргә чакырган туташ.
Дөрес, реклама - әлеге офисларда эшләүче кызларның хезмәте, ипие. Алар план үтәргә тиеш. Мөмкин кадәр күбрәк клиент җәлеп итү өчен, төрле юлларны эзләп карыйлар. Тик акча эшләү кешене мыскыл итү, бернинди нигезсез әллә нинди уйдырмалар белән баш катыру бәрабәренә булмасын иде ул. Сайлап алу хокукы һәркемгә дә тигез бирелгән бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading