16+

«Шәһри Казан»да бер язма чыканнан соң, Казан кибетләрендә карабодай оны беткән

«Шәһри Казан»да бер язма чыканнан соң, Казан кибетләрендә карабодай оны беткән

Менә икенче ел инде мин «Шәһри Казан» газетасын алдырам. Бик ошаттым, быел чордашларыма, авылдашларыма да яздырдым. Файдалы, мәгълүматлы газета. Халыкны кызыксындырган темаларга язасыз. Без, өлкәннәр, сәламәтлек турындагы язмаларны яратып укыйбыз. Исән-сау булып, озаграк яшисе килә. Әле менә быелның беренче санында карабодай онының файдасы, аны кефир белән эчү турында язма басылган иде. Укып чыктым да кибеткә киттем. Алып кайттым да язылганча эшләп карадым. Тәмле дә, файдалы да тоелды. Аннары бу турыда таныш-белешләргә, туганнарга да сөйләдем. Аларның да озак яшәүләрен телим бит инде. Шул кибеткә барып, болар да карабодай онын алдылар. Берничә көн үткәч, тагын алыйм дип барсам, беткән. Сатучылардан сораган идем, «Бик тиз алып бетерделәр, моңарчы сораучы да юк иде, ни бул­гандыр?» - дип аптырашып торалар. Ә мин сәбәбен беләм, халык «Шәһри Казан»ны укый, димәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading