16+

Уйлар тормышка аша

Иманым камил, мәркәзебез Казан соңгы елларда бик нык үзгәрде. Казанда 50 елдан артык торсам да, кайвакыт, әллә ялгыш бүтән автобуска утырдым, ахрысы, дип уйлап куясың, чөнки ике-өч ел бармаган урынга барып төшсәң, таный алмый торасың. Шәһәребездә студентлар Универсиадасына әзерлек сәбәпле, төзелешләр тагын да артты, гомумән, бөтен яктан да шәһәр зур...

Уйлар тормышка аша

Иманым камил, мәркәзебез Казан соңгы елларда бик нык үзгәрде. Казанда 50 елдан артык торсам да, кайвакыт, әллә ялгыш бүтән автобуска утырдым, ахрысы, дип уйлап куясың, чөнки ике-өч ел бармаган урынга барып төшсәң, таный алмый торасың. Шәһәребездә студентлар Универсиадасына әзерлек сәбәпле, төзелешләр тагын да артты, гомумән, бөтен яктан да шәһәр зур...

Иманым камил, мәркәзебез Казан соңгы елларда бик нык үзгәрде. Казанда 50 елдан артык торсам да, кайвакыт, әллә ялгыш бүтән автобуска утырдым, ахрысы, дип уйлап куясың, чөнки ике-өч ел бармаган урынга барып төшсәң, таный алмый торасың. Шәһәребездә студентлар Универсиадасына әзерлек сәбәпле, төзелешләр тагын да артты, гомумән, бөтен яктан да шәһәр зур төзекләндерүләр кичерә. Әмма аларның нинди бина булулары, аларның эшчәнлеге безгә мәгълүм түгел. «Шәһри Казан», минем һәм күпләрнең уйларын тормышка ашырып, «Яңа Казан» дигән рубрика ачып, башкалабыз белән таныштыра башлады. Афәрин!
Бу рубрика уңаеннан миндә фикер дә туды. Беренчедән, төзелешләр бик күп, дидек. Аларның бит төзелеп бетмәгәннәре дә җитәрлек. Ә алар яныннан узганда, бик кызыксындыра: нәрсә була бу, архитектурасы нинди дигән сораулар туа. Шуңа күрә, ул биналарны да (билгеле адреслары белән) фотога төшереп, гәзиттә кыска гына тасвирлама бирсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек. Бәлки, шул ук рубрика астында, бәлки, бүтәнчә. Икенчедән, газета 2007-2010 елларда «Тел очымда - Казан» дигән рубрика астында (газетаның беренче битендә) бик күп хәбәрчеләребезнең һәм шәхесләребезнең (шәһәргә килгән кунакларны да кертеп) фотолары белән, кыска гына итеп, Казан турындагы бик матур фикерләрен (биредә алган тәэсирләрен) урнаштырган иде. Менә шундый материалларны җыйнап (билгеле, «Яңа Казан» да керә), редакция исеменнән (редакция почтасыннан дияргә буладыр) китап итеп чыгарырга тәкъдим итәм. Мин хәзерге баш мөхәррир Мансур Мортазинның иганәчеләр табуына ышанам, ә ул китапларның тузан җыеп ятмауларына (туристларны, бигрәк тә булачак Универсиаданы искә алып) өметем бик зур. «Шәһри Казан»ның эчтәлеге көннән-көн тирәнәя бара, ул кызыклы һәм көн тәртибендәге хәбәрләргә бик бай. Шушы тема материаллары киләчәктә газетаны тагы да баетыр дип ышанам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading